Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Кеше һәм закон

Коллекторлар борчыса

Коллекторларның законсыз гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Коллекторларның законсыз гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгы каралган. 

РФ Җинаятьләр кодексының 172.4 маддәсе буенча физик затларның вакыты чыккан бурычларын кайтару максатында көч куллану, милекне юкка чыгару яки зарарлау куркынычы белән бәйле гамәлләр кылган өчен җаваплылык каралган. Кредитор оешма хезмәткәре яки хокук бирү шартнамәсе буенча кредитор хокуклары бирелгән зат тарафыннан яисә күрсәтелгән хокукларны тапшырган зат исеменнән, шулай ук кредитор мәнфәгатьләрендә эш итүче затның яки кредитор-оешма исеменнән яисә аның мәнфәгатьләреннән чыгып эш итүче затның зыян күрүченең яисә аның якыннарының намусын һәм абруен бозучы яки ялган мәгълүмат таратуы өчен дә җаваплылык каралган. Әлеге җинаять өчен закон нигезендә 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза каралган.

Әлеге гамәлләр бертөркем затлар тарафыннан алдан сүз куешып башкарылса, яшәү яки сәламәтлек өчен куркыныч булмаган, милекне юк итмәгән яки зарарламаган көч кулланылса, РФ Җинаятьләр кодексы нигезендә 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

– Югарыда күрсәтелгән гамәлләр оешкан төркем тарафыннан, тормыш яки сәламәтлек өчен куркыныч булган көч кулланып яки аеруча зур күләмдә башкарылган очракта, 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү (РФ Җинаятьләр кодексының 172.4 маддәсенең 3 өлеше) җәзасы каралган, – дип хәбәр итә район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Линар Әскаров. 

Фото – Татар-информ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев