Көчен кая куярга белмәгәч
Элек хөкем ителгән 28 яшьлек ир-ат тән җәрәхәтләре ясаган өчен янәдән җаваплылыкка тартылды
Район прокуратурасы 28 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 116.1 маддәсе 2нче өлеше һәм 116.1 маддәсенең 2нче өлеше буенча җинаять кылуда (кыйнау яки көч кулланып башка гамәлләр кылу нәтиҗәсендә физик авырту барлыкка килгән, әмма 115 маддәдә күрсәтелгән нәтиҗәләргә китермәгән һәм 116 маддәдә каралган җинаять алымнары да юк) гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча 2024нче елның 1 гыйнварында 22.00-23.00 сәгатьләр тирәсендә, элек тә хөкем ителгән гаепләнүче Иске Чакмак авылы янындагы фермер хуҗалыгы бинасында пыяла шешә белән – зыян күрүченең башына, аннан кулы белән битенә суга.
– Моннан тыш 2024нче елның 6 гыйнвар төнендә һәм 7 гыйнвар төнендә гаепләнүче Мөслим авылындагы бер йортта икенче бер зыян күрүченең башына суга, нәтиҗәдә зыян күрүченең күзе, кашлары һәм маңгае җәрәхәтләнә. Гаепләнүче тезе белән зыян күрүченең эченә тибә, ул авыртудан бөгелеп төшкәч, аны өйалдына таба этеп җибәрә. Нәтиҗәдә, зыян күрүче башы белән өйалдының корыч өлешенә бәрелә, – ди район прокуроры ярдәмчесе Ильвир Бәхтиев.
Әлеге җинаятьләрне кылуда гаепләнүче гаебен өлешчә таныды.
Суд, дәүләт гаепләүчесе фикерен исәпкә алып, гаепләнүчене 8 айга ирегеннән мәхрүм итте.
Хөкем карары үз көченә кермәде.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев