Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Киндер орлыгын җыйган

Наркотиклар сатып алуда һәм саклауда гаепләнүче ир-ат суд каршына басачак.

Мөслим районы прокуратурасы 49 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 228 маддәсе 2 өлешендә каралган җинаять кылуда (зур күләмдә наркотик матдәләрне яисә аларның бер өлеше булган үсемлекләрне законсыз сатып алу, сату максаты булмаса да, саклау) гаепләнә.

– Тикшерү версиясе буенча, 2023нче елның 17 августында 10.00 сәгать тирәсендә эш фигуранты, Катмыш һәм Мөслим авыллары арасындагы участокта, наркотик матдәләрне законсыз сатып алу һәм саклау нияте булган хәлдә, үзенә куллану өчен кыргый шартларда үскән киндер орлыгын җыйган. Орлыкның гомуми массасы 670,8 грамм тәшкил итә. Гаепләнүче үсемлекне танышының йортына алып килә һәм, полиция хезмәткәрләре ачыклаганчы, шунда законсыз төстә саклый, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.

Составында наркотик матдәләр булган киндер саклаучыдан алынган һәм тикшерүгә җибәрелгән.

Тикшерү барышында эш фигуранты гаебен тулысынча таныды һәм кылган гамәлләре өчен үкенүен белдерде. Хәзерге вакытта җинать эше Мөслим районы судында карала.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев