Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Кеше һәм закон

Кабат ялгышма икән

Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән 49 яшьлек ир-ат суд каршына басты

Мөслим районы прокуратурасы 49 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсенең 1 пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнә: спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган килеш, спиртлы эчемлек кулланып яңадан рульгә утыру.

Суд билгеләгәнчә, гаепләнүче 2025нче елның 11 сентябрендә 18.00 сәгать тирәсендә, спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган зат буларак, кылганнарыннан сабак алмыйча, кабат спиртлы эчемлек кулланган хәлдә рульгә утырып юлга чыккан. Юлда ул ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

– Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды, кылганнарына үкенүен белдерде, – дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Илвир Бәхтиев.

Дәүләт гаепләүчесе фикерен исәпкә алып, суд хөкем ителүчегә 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендәге җәза билгеләде һәм, 2 елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, автотранспорт йөртү эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыйды. Хөкем ителүче идарә иткән транспорт дәүләт файдасына конфискацияләнде.

Суд карары законлы көченә керде.

Лилия Шәймиева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев