Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Кеше һәм закон

Йорт түбәсендәге кардан зыян – прокуратура карары

Прокурор җавабы акты карау стадиясендә

Мөслим авылында яшәүче гражданның мөрәҗәгате буенча, район прокуратурасы ҖЧҖ “Мөслим” идарәче компаниясенең эшчәнлеген тикшерде.

Тикшерү ачыклаганча, күпфатирлы йортның түбәсендәге карны вакытында чистартмау сәбәпле, мөрәҗәгать итүченең фатирына кар эрүдән барлыкка килгән су үтеп кергән. Нәтиҗәдә, аның фатирының түшәме яраксыз хәлгә килеп, стеналарда кара күгәрек барлыкка килгән. Мөрәҗәгать итүченең идарәче компаниягә китерелгән зыянны каплау турындагы телдән булган мөрәҗәгате нәтиҗәсез калган. 

 

– Тикшерү барышында, прокурор таләбе буенча, идарәче компания үтенеч белән мөрәҗәгать итүчегә матди зыянны тулысынча түләде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компаниягә алга таба ачыкланган хокук бозуларны булдырмау һәм гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту буенча чаралар күрү турында тәкъдим кертелде, - дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Ильвир Бәхтиев.

 

Прокурор җавабы акты карау стадиясендә.

 

Фото: Татар-информ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев