Интернет-ресурсларга керү мөмкинлеге чикле
Прокуратура органнары мәгълүмати иминлек турындагы законнар нигезендә Россия Федерациясе территориясендә тарату тыелган мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген чикләү чараларын куллана ала
Шул рәвешле РФ Генераль прокуратурасының “Роскомнадзор”га җибәрелгән требованиесе нигезендә, интернетка куелган хәрби билетлар сату, мәгариф турындагы документлар, чикне чыгу өчен документлар, медицина белешмәләре, паспортлар, машина йөртү таныклыклары һәм башкалар турында мәгълүматны алу мөмкинлеге чикләнә. Прокурорлар дәгъвасы белән административ суд эшчәнлеге тәртибендә кайбер төр юнәлешләрдәге мәгълүмат блокка куела: шәхси мәгълүмат, мошенниклар сайтлары, электр кармакларын һәм Кызыл китапка кертелгән хайваннарны сату, закон белән тыелган реклама, дәүләт хакимияте символларын законсыз куллану, фахишәлек һәм порнографик материаллар. Мондый мәгълүматка тап булганда, гражданнар, тыелган мәгълүмат таратылучы интернет ресурсларын күрсәтеп, яшәү урыны буенча прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. – РФ Гражданнар кодексының 152 маддәсе нигезендә, намус, абруй, эшлекле репутацияне яклау зыян күрүче мөрәҗәгате буенча суд тәртибендә тормышка ашырыла. Зыян күрүче чынбарлыкка туры килмәүче мәгълүмат таратулары турында судка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мәгълүматны намусны, абруйны боза дип тану, шулай ук интернет челтәрендәге аккаунтларга керүне чикләү өчен гамәлдәге законнар буенча башка нигез юк, – дип хәбәр итә район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Линар Әскаров.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев