Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яшьлек хатасы түгел

Кабат исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән ир-егет судта җавап тотачак.

Район прокуратурасы 30 яшьлек райондашыбызга карата гаепләү актын хуплап чыкты. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда гаепләнә. Әлеге маддәдә административ җәзага тартылган затның алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә механик транспорт чарасы белән идарә итүе хакында бара.
– Дознание версиясе буенча 2022нче елның 28 декабрендә 20 сәгать 40 минут тирәсендә әлеге ир-егет, “ВАЗ-211540” машинасына утырып, өеннән чыгып китә. Моңа кадәр ул спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган булган. Димәк, бу юлы ул машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утыра. Мөслим авылы, Колхоз урамыннан барганда аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Тикшерү барышында машина йөртүченең алкоголь кабул итүе беленә. Ул сулап чыгарган һавада абсолют этил спирты 0,491 мг/л тәшкил итә.
Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан. Хәзерге вакытта җинаять эше Мөслим район судында тикшерү стадиясендә.

Фото "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев