Закон бозган өчен 40 мең штраф салынган
Район прокуратурасы Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге белән берлектә кунакханәдә янгын куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, югарыда билгеләп үтелгән объектның “Стрелец Мониторинг” программасы белән тәэмин итү җайланмасына тоташтырылмавы ачыкланган. Бу 2008нче елның 22 июлендә кабул ителгән 123-ФЗ санлы “Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турындагы техник регламент” федераль законны бозу булып санала.
– Шәхси эшмәкәргә тикшерү барышында ачыкланган хокук бозуларны бетерү һәм гаепле затларны җаваплылыкка тарту буенча күрсәтмә кертелде. Моннан тыш, шәхси эшмәкәргә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды, – дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Илвир Бәхтиев.
Прокурор акты канәгатьләндерелгән. Гаепле затка 40 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Фото – Татар-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев