Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Янап акча алган

Район прокуратурасы 19 яшьлек егеткә карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслап чыкты.

Әлеге мөслимле РФ Җинаятьләр кодексының 163 маддәсе 2 бүлеге “в” пунктында каралган җинаятьләрне кылуда (көч кулланып янап алу, ягъни көч куллану белән куркытып, чит милекне үзеңә таләп итү) гаепле дип санала.
– Тикшерү версиясе буенча 2022нче елның 27 декабрендә 16.00 сәгатьләр тирәсендә эш фигуранты Күбәк авылында Гвардейская урамында була. Анда ул ике танышын очрата. Конфликт барышында гаепләнүче аның берсенә йодрыгы белән берничә тапкыр суга. Аннан соң, көч куллану белән куркытып, танышларының һәрберсеннән бишәр мең сум акча таләп итә, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Тикшерү барышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, тәүбә итте һәм зыянны тулысынча түләде.
Хәзерге вакытта эш Мөслим район судында тикшерелә.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев