Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Кеше һәм закон

Гаебен тулысынча таный

Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүдә гаепләнүче 31 яшьлек ир-ат суд каршына басачак

Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүдә гаепләнүче 31 яшьлек ир-ат суд каршына басачак. Мөслим районы прокуратурасы 31 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсенең 1 пунктында каралган җинаять кылуда (спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә механик транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган килеш янәдән рульгә утырган) гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, эш фигуранты 2023нче елның 23 сентябрендә 20.00 сәгать тирәсендә спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартыла һәм машина йөртү таныклыгы булмаган килеш кабат руль артына утыра. – Әлеге зат Салауз-Мухан авылы янында Ык елгасы буенда спиртлы эчемлекләр кулланып, “Лада-Ларгус” автомобиленә утыра һәм Салауз-Муханга таба юлга кузгала. Юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Тикшерү барышында гаепләнүченең спиртлы эчемлек кулланганлыгы ачыклана, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров. Тикшерү ачык лаганча, гаепләнүченең организмында 0,315 мг/л этил спирты табыла. Ир-ат гаебен тулысынча таный, кылганнарына үкенә. Хәзерге вакытта җинаять эше Мөслим районы судында карала, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев