Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Кеше һәм закон

Эштә дә урлашалар

Үзләштерүдә гаепләнүче 64 яшьлек ир-ат Мөслим район суды алдына басачак.

Район прокуратурасы 64 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 160 маддәсе 3 бүлегендә каралган җинаять кылуда, ягъни хезмәт вазыйфасыннан файдаланып, чит кешенең мөлкәтен  үзләштерүдә (урлауда) гаепли.
Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 13 февралендә, “Родные края – Туган як” агрофирмасының “Мәллә” структур бүлекчәсендә административ-идарә персоналы бүлеге (машина-трактор паркы) идарәчесе вазыйфасын башкаручы, үзенә ышанып тапшырылган 2 данә МТЗ 85-1601130 тоташтыру дискларын һәм 1 данә Д-260 85-1601090 тоташтыру муфтасын үзләштергән. 
– Гаепләнүче җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә “Родные края – Туган як” агрофирмасы ҖЧҖкә 13 575 сумлык зыян китергән, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Тикшерү барышында эш фигуранты гаебен тулысынча таныган. Кылган эшенә үкенеп, зыянны тулы күләмдә каплаган.
Хәзерге вакытта җинаять эше Мөслим район судында карала.

Рәмилә Сәләмова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев