Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Егет булырга кирәк!

Хәрби хезмәт үтүдән читләшкән өчен 23 яшьлек ир-ат хөкем ителде.

Мөслим районы прокуратурасы Актаныш районы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 328 маддәсе 1 өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип таныды (хәрби хезмәттән азат итү өчен законлы нигезләр булмаганда хәрби хезмәткә барудан баш тарту).

– Гаепләнүче 2021нче елның 1 октябреннән 2021нче елның 31 декабренә кадәрге чорда, хәрби хезмәттән азат итү өчен законлы нигезләр булмаган килеш, хәрби хезмәткә барудан читләшкән. Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды, кылган гамәлендә үкенүен белдерде, – дип хәбәр итәләр Мөслим районы прокуратурасыннан.

Дәүләт гаепләүчесенең фикерен исәпкә алып, суд гаепләнүчегә 7000 сум штраф рәвешендә җәза билгеләде. 

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев