Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Кеше һәм закон

Чикләүләр бар

Прокуратура органнары мәгълүмати иминлек турындагы законнар нигезендә Россия Федерациясе территориясендә тарату тыелган мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген чикләү чараларын күрергә хокуклы

РФ Генераль прокуратурасы тарафыннан “Роскомнадзор”га җиткерелгән таләпләр нигезендә интернет челтәрендә урнаштырылган хәрби билетлар сату, мәгариф турындагы документлар, чикне чыгу өчен документлар, медицина белешмәләре, паспортлар, машина йөртү таныклыклары турында һәм башка мәгълүматка керү мөмкинлеге чикләнә.

Прокурорлар тарафыннан дәгъва белдерү юлы белән административ суд эшчәнлеге тәртибендә шәхси мәгълүматлар, мошенниклар сайтлары, электр кармакларын сату, Кызыл китапка кертелгән хайваннары сату, законсыз реклама, дәүләт хакимияте символларын законсыз файдалану, фахишәлек һәм порнографик материаллар туплаган мәгълүмат төрләре блокка куела.

Мондый мәгълүматны ачыклаганда, гражданнар, тыелган мәгълүмат таратучы интернет ресурсларын күрсәтеп, яшәү урыны буенча прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

– РФ Гражданнар кодексының 152нче маддәсе нигезендә, намус, абруй, эш абруен яклау зыян күрүченең дөреслеккә туры килмәүче мәгълүмат таратулары турында судка мөрәҗәгать итү юлы белән гамәлгә ашырыла. Гамәлдәге кануннарда намус һәм абруйны бозучы мәгълүматны тану өчен башка нигез юк, шулай ук интернет челтәрендәге аккаунтка керүне чикләү дә каралмаган, – дип хәбәр итә район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Линар Әскаров.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев