Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Кеше һәм закон

Бурычлы булма!

Ике хезмәткәрнең мөрәҗәгате буенча шәхси эшмәкәр эшчәнлегендә хезмәт кануннары буенча прокуратура тикшерүе үткәрелгән

Прокурор тарафыннан үткәрелгән чаралар ярдәме белән 1,5 миллион сум күләмендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнгән.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2024 елның җәендә Башкортостан Республикасының ике кешесе шәхси эшмәкәр тарафыннан вакытлыча эшкә җәлеп ителгән. Мөрәҗәгать итүчеләр хезмәт вазыйфаларын 2024нче елның 5 июненнән алып 18 октябренә кадәр Ростов өлкәсендә, Татарстан Республикасының Мамадыш һәм Азнакай районнарында башкарганнар.

– Шул ук вакытта, әлеге хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләре тиешенчә рәсмиләштерелмәгән булган. Моннан тыш, әлеге затлар белән эшләрне башкарганнан соң тулы исап-хисап ясалмаган. Ике хезмәткәргә түләнмәгән хезмәт хакы 1,5 миллион сум тәшкил итә, – дип хәбәр итә район прокуроры ярдәмчесе Илвир Бәхтиев.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 2025нче елның 20 гыйнварында шәхси эшмәкәр адресына күрсәтмә җибәрелгән. Шулай ук РФ Административ хокук бозулар Кодексының 5.27 матдәсе 4 өлеше буенча административ хокук бозу турында карар чыгарылган.

2025нче елның 27 гыйнварында прокурор күрсәтмәсе каралды һәм канәгатьләндерелде: “Прокурор тарафыннан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә хезмәткәрләр алдындагы бурыч тулысынча үтәлде”, – дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев