Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бер баскан тырмага – икенче кат басып

Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән кабат идарә итүдә гаепләнүче 33 яшьлек ир-ат суд каршына басачак.

Мөслим районы прокуратурасы 33 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү акты раслады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 нче маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (административ җәзага тартылган зат, спиртлы эчемлек кулланган хәлдә механик транспорт чарасы белән кабат идарә итү).

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 4 июнендә 16 сәгатьтә,  транспорт белән спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә идарә иткән өчен административ җәзага тартылган бу зат, шофер таныклыгы булмаган килеш кабат руль артына утырган.

– Әлеге зат,  Салауз-Мухан авылы янындагы Ык елгасы буенда спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә, «ВАЗ-210740» маркалы автомобиль руленә утыра һәм Салауз-Мухан авылына юл тота. Иске Чакмак – Салауз-Мухан автомобиль юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Тикшерү барышында гаепләнүченең спиртлы эчемлек кулланган хәлдә булуы ачыкланды, - ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.

Тикшерү ачыклаганча, аның организмында 1,581 мг/л этил спирты табыла. Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды, кылганнарына үкенде. Хәзерге вакытта җинаять эше Мөслим районы судында карала, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев