Бәхәсләрне хәл итеп була
Эш бирүче белән хезмәткәр арасындагы хезмәт мөнәсәбәтләренә бәйле бәхәсләр гражданлык суды эшчәнлеге кагыйдәләре буенча карала
РФ Хезмәт кодексының 391 маддәсе нигезендә, гариза буенча шәхси хезмәт бәхәсләре судта карала. Хезмәткәр тарафыннан янәдән эшкә алу, эштән китүнең датасын үзгәртү һәм эштән җибәрүнең сәбәпләрен формалаштыру, башка эшкә күчерү, ихтыярсыздан эш калдырган өчен яисә түбән түләүле эш башкарганда хезмәт хакындагы аерманы түләү, хезмәткәрнең шәхси мәгълүматларын эшкәрткәндә һәм саклаганда эш бирүченең хокуксыз гамәлләре (чара күрмәве), хезмәткәр тарафыннан эш бирүчегә китерелгән зыянны каплау турындагы гаризалар карала.
Шулай ук шәхси хезмәт бәхәсләре: эшкә алудан баш тарту һәм хезмәт урынында дискриминация турындагы гаризалар да кабул ителә.
Шәхси хезмәт бәхәсен хәл итү өчен, гражданин хокукларын бозу турында белгән яки белергә тиеш булган көннән соң өч ай эчендә судка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ә эштән китү турындагы бәхәсләр хезмәткәргә эштән китү турындагы боерык күчермәләрен тапшырган көннән башлап 1 ай эчендә яисә хезмәт кенәгәсе бирелгән көннән соң карала. Нигезле сәбәпләр аркасында билгеләнгән вакыт үткән очракта, алар суд тарафыннан торгызылырга мөмкин.
Хезмәткәргә, шәхси хезмәт бәхәсен хәл итүне сорап судка үз вакытында мөрәҗәгать итәргә комачаулаучы сәбәпләр берничә булырга мөмкин. Алар: дәгъвачының авыруы, командировкада булу, җиңеп булмый торган көчләр аркасында судка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмау, авыр хәлдәге гаилә әгъзаларын карау, хезмәт бәхәсен хәл итүне сорап гражданинның хезмәт инспекциясенә язган мөрәҗәгате. Әлеге сәбәпләр мөрәҗәгать итү вакытын кичектерүнең җитди сәбәпләре буларак билгеләнә.
Ике арада хокукыйгражданлык характерындагы килешү төзелгән очракта, хезмәткәр әлеге мөнәсәбәтләрне хезмәт мөнәсәбәтләре дип тану турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Әмма әлеге шартнамә хезмәткәр һәм эш бирүче арасында факттагы хезмәт мөнәсәбәтләрен генә җайга сала.
Хезмәткәрләр судка хезмәт мөнәсәбәтләренә бәйле таләпләргә дәгъва белән мөрәҗәгать иткәндә, акчалата салым түләүдән һәм суд чыгымнарыннан азат ителәләр.
– Гражданин, хезмәт бәхәсен хәл итү турында дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать иткәндә, хезмәт хокукларын бозган өчен, РФ Хезмәт кодексының 237 маддәсе нигезендә, мораль зыянны компенсацияләү турында, шулай ук, хезмәт хакын тоткарлаган өчен, РФ Хезмәт кодексының 236 матдәсе нигезендә, компенсация түләүне таләп итәргә хокуклы, – дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев