Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Кеше һәм закон

Барыбер табалар

Мөслим районы прокуратурасы җирле кешегә хәрби хезмәткә чакырудан качкан өчен җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады

Суд аны РФ Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды (хәрби хезмәттән азат итү өчен канунлы нигезләр булмаган килеш, хәрби хезмәткә барудан качу).

Суд ачыклаганча, 2025нче елның 1 маенда хөкем ителүченең шәхсән үзенә 2025нче елның 14 маенда 08.00 сәгатькә Татарстан Республикасы Сарман һәм Мөслим районнарының хәрби комиссариатына килергә кирәклеге хакындагы чакыру (повестка) тапшырылган. Моннан тыш хөкем ителүчегә 2025нче елның 20 маенда 10.00 сәгатькә хәрби комиссариатка килу турындагы шундый ук чакыру шәхсән үзенә бирелә.

– Әмма гаепләнүче хәрби комиссариатка хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле булган чараларны узу өчен килмәгән. Күрсәтелгән җинаятьне кылуда гаепләнүче үзенең гаебен тулысынча таныды, – ди район прокуроры урынбасары Илвир Бәхтиев.

Дәүләт гаепләүчесенең фикерен исәпкә алып, суд аңа 15000 сум штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев