Җаваплылык турында онытмагыз!
Йорт хайваннарын асраган һәм иректә йөрткән өчен җаваплылык билгеләнде.
Йорт хайваннарын асраган һәм иректә йөрткән өчен җаваплылык билгеләнде.
РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 8.52 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә йорт хайваннарын асрау таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган.
Канун тарафыннан куелган таләпләргә түбәндәгеләр керә:
– күпфатирлы йортларда күршеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау (этнең башка затның мөлкәтенә зыян китерүе, хайваннарга һәм кешеләргә һөҗүм итүе);
– йорт хайваннарын урамда йөрткәндә әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеген тәэмин итү (мәсәлән, этне борынчыксыз һәм муенчаклы баусыз яки үзен генә урамда яисә рөхсәт ителмәгән урыннарда контрольсез йөртмәү);
– гомуми файдалану урыннарында җәнлек калдыкларын җыештыру һәм башкалар.
Хайваннарны асрауга карата әлеге таләпләрне үтәмәгән өчен административ штраф яный. Гражданнарга 1500-3000 сум, вазыйфадагы затларга 5000-15000 сум, юридик затларга 15 мең-30 мең сум штраф каралган.
Хокук бозу башка затның эш-гамәлләре нәтиҗәсендә булганда, хайван хуҗасына штраф салынмый.
– Кагыйдәләр соңгы вакытта этләрнең кешеләргә һәм башка хайваннарга һөҗүм итүләре ешаю аркасында катгыйландырылды. Яңа таләпләр гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә һәм хайваннар өчен хуҗасының җаваплылыгын арттыруга юнәлтелгән, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев