Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Кеше һәм закон

Җаваплылык тоймаган

Кунакханәнең җаваплы заты закон бозган өчен җаваплылыкка тартылган

Район прокуратурасы, Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе белән берлектә, милекчесе “Граф плюс” ҖЧҖ булган кунакханәдә һәм хостелда янгын куркынычсызлыгы буенча законнарның үтәлешен тикшерде.

Нәтиҗәдә әлеге объектларның “Стрелец Мониторинг” программасы белән тәэмин итү җайланмасына тоташтырылмавы ачыкланды. Бу 2008нче елның 22 июлендә кабул ителгән “Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турындагы техник регламент” федераль законын бозу булып тора.

– Җәмгыять директорына хокук бозуларны бетерү һәм гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту буенча күрсәтмә кертелде. Җәмгыятьнең вазыйфадагы затына карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды, – дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Илвир Бәхтиев.

Фото – Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев