Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җаваплылык бар

Мөслим районы прокуратурасы «Татарстан Республикасы территориясендә пилотсыз очу аппаратларын санкциясез файдаланган өчен җаваплылык турында» кисәтә

Пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) - ягъни очканда пилотсыз (экипажсыз) идарә ителүче аппаратлар. Мондый аппаратлар очыш вакытында идарә итү пунктыннан оператор тарафыннан автомат рәвештә идарә ителәләр һәм күрсәтмәләр ярдәмендә эшлиләр.

Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 19 октябрендә кабул ителгән 757 санлы “Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 19 октябрендәге 756 санлы Указы белән бәйле рәвештә Россия Федерациясе субъектларында гамәлгә ашырыла торган чаралар турындагы” Указын гамәлгә ашыру максатында Россия Федерациясенең күпчелек төбәкләрендә пилотсыз һава судноларын очыртуны тыю турында карар кабул ителде.

Законнарда билгеләнгән тәртиптә дәүләт хакимияте органнары һәм аларга буйсынучы оешмалар тарафыннан файдаланыла торган пилотсыз һава судноларыннан тыш, Татарстан Республикасы Президентының 2022 елның 25 декабрендә кабул ителгән  ПУ-813 санлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә пилотсыз һава судноларын куллану тыелды.

Татарстан Республикасы территориясендә билгеләнгән режим кысаларында чараларны гамәлгә ашыруны күздә тотучы Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары таләпләрен үтәмәгән өчен ТР КоАП 2.21 маддәсе буенча түбәндәге җаваплылык каралган:

 гражданнарга бер меңнән дүрт мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салу яки кисәтү билгеләнә;

 вазыйфаи затларга - унбиш меңнән алып кырык мең сумга кадәр;

 юридик затларга - ике йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр штраф каралган.

Пилотсыз очкыч рөхсәтсез очыртылган очракта (яисә һава киңлегеннән файдалану кагыйдәләрен башкача бозуга юл куелганда) һәм саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян салынса яки кеше үлеменә китергән очракта РФ Җинаять кодексының 271.1 маддәсе нигезендә биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Ике һәм аннан да күбрәк кеше зыян күргән булса, җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү билгеләнә.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев