Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Арсенал” операциясе барды

Мөслимдә 301 кешедә утлы корал бар, шуларның 57се – сырлы көпшәле ау мылтыгы.

20-27 июнь көннәрендә “Арсенал” операциясе барды. Профилактик чара барышында корал саклану тәртибе тикшерелә. Рейд барышында өч хокук бозу очрагы ачыкланган. “Утлы корал тапкансыз икән, аны кичекмәстән полициягә тапшырырга кирәк. Бу очракта сез закон алдында җаваплылыктан котыла аласыз. Мөслимдә 301 кешедә утлы корал бар, шуларның 57се – сырлы көпшәле ау мылтыгы. Утлы корал, аның төп өлешләрен, сугыш кирәк-яракларын рөхсәтсез алу, бирү, сату, саклау, күчереп йөртү өчен 4 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы бар”, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев.
 

Фото Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев