Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алтыныкы – алтмышта

Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүдә гаепләнүче 67 яшьлек ир-ат суд каршына басачак.

Мөслим районы прокуратурасы 67 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 пунктында каралган җинаять кылуда (спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган килеш алкоголь кулланып кабат рульгә утырган) гаепләнә.

2023нче елның 28 августында көндез Елгабаш авылында яшәүче эш фигуранты, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган хәлдә, кабат спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утыра. Нәтиҗәдә Мөслим – Елгабаш юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды. 

Суд, дәүләт гаепләүчесенең фикерен исәпкә алып, гаепләнүчегә 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде һәм 2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.

Хөкем ителүче идарә иткән транспорт дәүләт табышына конфискацияләнде.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев