Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Кеше һәм закон

Алимент түләүдән качма!

Алимент түләмәүдә гаепләнүче 53 яшьлек ир-ат суд каршына басачак

Мөслим районы прокуратурасы 53 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157 матдәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (суд карарын бозып, балигъ булмаган балаларны карау өчен нигезле сәбәпләрсез матди ярдәм түләмәү, әгәр бу гамәлләр берничә тапкыр кабатланса).

– Суд утырышы барышында ачыкланганча, эш фигуранты Мөслим район суды тарафыннан 2021нче елның 27 октябрендә бирелгән башкару кәгазе нигезендә, ике балигъ булмаган бала файдасына ай саен хезмәт хакының барлык төре һәм башка керемнәреннән 50 проценты күләмендә алимент түләргә тиеш булган, – дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.

Башкару кәгазе нигезендә хөкем ителүчегә карата 2021нче елның 24 ноябрендә Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы суд приставларының Мөслим районы бүлеге тарафыннан башкарма производство кузгатылды.

Суд карарын үтәмәү сәбәпле, 2024нче елның 11 апрелендә 1нче санлы суд участогының Мөслим районы җәмәгать суды судьясы тарафыннан эш фигуранты РФ административ хокук бозулар турындагы Кодексның 5.35. матдәсенең 1 өлеше нигезендә административ җәваплылыкка тартылды.

Гаепләнүче, административ җәзага тартылган зат буларак, 2024нче елның 1 маеннан шул ук елның 16 октябренә кадәр вакыт аралыгында закон таләпләрен бозып бурычларын каплау буенча чаралар күрмәгән. Нәтиҗәдә, ике балигъ булмаган балага карата алимент бурычы 152241,09 сум тәшкил итте.

– Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны хезмәт хакының 10 процентын дәүләт табышына тотып калып, 6 айга төзәтү эшләренә хөкем итте. Суд карары законлы көченә кермәде, – дип хәбәр итә район прокуратурасы.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев