Соңарган үкенеч
Ялгышларыбызны күпвакыт еллар үткәч кенә аңлыйбыз...
Ул вакытта Зиннәт белән Рәхилә гаиләсе авылыбызда иң бәхетле, матур парларның берсе булды. Икесе дә бер авылда туып, бер мәктәптә, хәтта бер сыйныфта укыды алар. Укыганда, алар арасындагы дуслык әллә ни сизелмәсә дә, Зиннәт хәрби хезмәттән кайтуга ук Рәхилә белән очраша башлады. Очрашуларына бер ел тулганда, шаулатып-гөрләтеп кызыл туйларын үткәрделәр.
Зиннәт – бик тырыш, уңган гаиләдән. Алты балалы Хәким абый белән Мәдинә апаның беренче уллары иде ул. Зиннәт матурлыгы, йомшаклыгы, гадилеге белән әнисе Мәдинә апага охшаган иде. Хәким абый берникадәр кырыс булса да, авыл халкы күңелендә һәрвакыт ачык йөзле, туры сүзле һәм ярдәмчел булуы белән истә калды. Әти-әни Зиннәтләренең Барыйлар нәселеннән булган кызга өйләнүен өнәп бетермәсәләр дә, улларының теләгенә ачыктан-ачык каршы килмәделәр. Бу хакта Мәдинә апа белән Хәким абый икәү генә калганда сөйләшә иде.
– Барыйлар нәселе гомер-гомергә мәкерле, бик кылтык булды, кешедән көләргә яратты. Булачак киленебез дә нәселләренең бу сыйфатларын үзенә алган булса, нишләрбез микән, Мәдинә? Малайның теләгенә дә каршы килеп булмый. Ун ел бергә укыдылар, бергә клубка йөрделәр, берсен-берсе яхшы беләләрдер инде, – дип, Хәким абый хатынына күңелендәге шиген җиткерде.
Ике як әти-әниләр ничек килешкәндер, нәрсә сөйләшкәннәрдер, тик Зиннәт белән Рәхиләнең туе булды.
Башта алар төп йортта яшәделәр. Соңрак, икесенең дә колхозда хезмәт куюларын исәпкә алып, колхоз яшь гаиләгә яңа йорт бирде. Наилә исемле кызлары да дөньяга килгән яшь әти-әни бу йортка сөенә-сөенә күчте. Балаларына йорт бирдертү өчен Хәким абый да тырышты. Гомере буе колхозда хезмәт куйган, колхоз җитәкчелеге алдында абруе зур булган кеше иде ул.
Рәхиләнең килен булып төшкәндә алып килгән челтәр-чаршаулары төп йортта калган иде. Бер көнне ул шуны исенә төшерде дә килен булып төшкән йортка юл тотты. Килеп керүгә үк килененең кәефе юклыгын аңлаган Мәдинә апа, тагын да йомшаграк булырга тырышып:
– Исәнме, кызым. Ничек хәлләрегез? Әллә бер-бер хәл бармы? Кәефең юк бугай, ул-бу булмагандыр бит? – диде.
Килен гомер булмаганча ачулы тавыш белән җавап кайтарды:
– Минем хәлем сиңа нигә кирәк?! Нигә әле безнең белән нидер булырга тиеш, шуны көтәсеңмени? Булмады бер әйбер дә. Әйберләремне алырга килдем, – диде дә чаршау-челтәрләрен йолкып диярлек алып, саубуллашмыйча да чыгып китте.
Шушы вакыйгадан соң Мәдинә апа белән Хәким абый киленнәрендә нәсел сыйфатлары чагылыш табуын аңлады. Ират булса да, Хәким абый да күз яшьләренә ирек бирде.
– Без шушы сүзләрне ишетер, шушы көннәрне күрер өчен балалар өчен тырыштыкмы? Я, нинди начарлык эшләдек без улыбыз белән кызыбызга? Рәхилә нигә шулай кыланды микән? Кайда безнең ялгышыбыз? – дип сыкрады чал чәчле ата.
Мәдинә апа да Хәкиме хәлендә иде. Кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәткән, балалары белән беренче оныкларына җанын да бирергә әзер торган әти-әни көчсез иде...
Тормыш үз агымы белән дәвам итте. Зиннәт Рәхиләсенең, әти-әниләре янына барып, ямьсез кылануы хакында берни дә белмәде. Хәким абый белән Мәдинә апа бу хакта улларына әйтмәделәр. “Иң мөһиме – алар бәхетле. Бер-берсен яраталар икән, без каршы килмибез. Бәхетле, матур яшәсеннәр!” – дип фикер йөрттеләр.
Тора-бара Зиннәт белән Рәхилә яңа, иркен йорт җиткереп чыкты. Ике як туганнар, әти-әниләр ярдәме бик зур булды, әлбәттә. Мәдинә апа белән Хәким абый Рәхиләнең вакыт-вакыт ямьсез кылануына да каршы сүз әйтмәде.
Бер очракны сөйлим әле. Киленнәре ишекне каты итеп ябып кергәндә, Мәдинә апаның йорт җиткерүчеләр өчен ашарга әзерләп йөргән мәле була. Ул, Рәхилә кайнар ашны алырга килгән дип, сөенә-сөенә ризыкларны төрә, тутыра башлый.
– И-и, үзеңнең килүең бик яхшы булды әле, кызым. Кем белән, ничек җибәрим микән дип, уйлап йөри идем. Наилә әллә нишләп бик көйсезләнә бүген. Аны йоклатсам, үзем илтеп кайтырмын, дигән идем инде. Малайлар да нишләптер берсе дә кайтмады әле, эшләре тыгыздыр, күрәсең, – дип сөйләнә башлаган кайнанасын Рәхиләнең дорфа тавышы туктата.
– Нәрсә, изге күңелле булып кыланырга маташасың? Нәрсәләр сөйләдең инде анда, урамга чыгып?! Минме – начар килен? Минме уңмаган? Әле минем кебек киленнәр туры килсә, башкалар сөенечләреннән күтәреп йөрерләр иде! Уңмаган малаегызга чыкканга рәхмәт әйтегез! Ул йортны кем сала дип беләсез?! Ул саламы әллә? Мин салам ул йортны, минем йорт ул! Әле, бик ачуымны китерсәгез, малаегызны куып та чыгарырмын! Ике аягыгызның берсен дә атлап кермәгез минем йортка! – дип, кайнанасын читкә этеп, ул әзерләгән ризыкларны алып чыгып китә Рәхилә.
Бу көнне Мәдинәнең беренче тапкыр кан басымы күтәрелде. Эштән кайтып кергән иренә елый-елый күзләре кызарып беткән Мәдинә ниләр булганын сөйләп биргәч, Хәкимнең дә хәле начарланды.
Бу очрактан соң да Мәдинә апа белән Хәким абый улларына бер сүз дә әйтмәде. Һаман да йорт җиткерүдә терәк булып, барлык балалары белән бергәләп ярдәм итте алар. Булган хәлләргә икесе генә кайгырды, икесе генә борчылдылар.
Тик, кызганыч, улларының яңа, иркен йортта өй туйлары үткәрүләрен Хәким абый күрә алмады. Теге вакыйгадан соң бер ел да үтмәде, йөрәк өянәгеннән вафат булды ул. Улына әйтәсе килгән сүзләрен дә, киленнәреннән күргән юньсезлекне дә үзе белән алып китте Хәким абый... Ашта Рәхиләнең туганнары, дуслары бәйрәм итте. Зиннәтнең генә әнисе дә, туганнары да чакырылмаган иде әлеге бәйрәмгә. Коръән ашына да Мәдинә апаны чакырырга оныттылар ул белән килен. Зиннәтнең әнисенә ашка килмәвенә үпкә белдерүен тыныч кабул итте Мәдинә апа.
– Әни, нигә ашка килмәдең? Безне яратмавыңмы бу, әллә хөрмәт итмәвеңме? Син дә безне якын итмәгәч, башка туганнар ничек якын итсен инде?! Без бит сине көттек! Башкалар алдында бик читен булды. Барысы да: “Мәдинә кая, нишләп килмәде?” – ди. Без Рәхилә белән ни дип тә җавап бирә алмадык, – дип әнисеннән җавап көтте Зиннәт.
Мәдинә, борчылуыннан кан басымы күтәрелүен сизеп, тиз генә даруына үрелде. Даруны йотканнан соң гына җавап бирә алды.
– Хөрмәт итеп, олылап ашка дәшүегез өчен рәхмәттән башка сүзем юк, улым. Ашка барырмын дип күчтәнәчләремне дә, бүләкләремне дә әзерләп куйган идем. Әмма, чыгып китәр вакыт җиткәч, әллә нишләп кан басымым күтәрелде, башым әйләнеп, урынга барып ятарга мәҗбүр булдым. Бик барасым, теләкләремне җиткерәсем килгән иде дә булмады шул инде. Ярый, Аллаһ ризык итмәгәндер. Ахыры хәерле булсын! Килүең бик яхшы булды, улым, күчтәнәчләремне җибәрим әле, – дип, бүләкләрен улына тоттырды.
Никадәр авыр булса да, улына килененең ашка чакырмавын әйтергә теле бармады ананың.
Бу вакыйгадан соң байтак еллар үтте. Бүген инде Мәдинә апа да мәрхүм. Улларының йортын күрә алмыйча бакыйлыкка күчте. Шулай да, соңгы сулышын алыр вакыты җитүен аңлагач, Зиннәтне чакырып, күңелендә саклап йөрткән сүзләрен җиткерде ана.
– Зиннәт улым, утыр әле яныма, сүзләремне аңларсың һәм дөрес итеп кабул итәрсең, дип ышанам. Әтиең күңелендәгесен әйтә алмыйча мәрхүм булды. Мин дә әйтми китә алмыйм, – дип башлады ул сүзен. – Улым, без синең Рәхиләгә өйләнүеңә каршы булсак та, сез бер фикердә булгач, каршы килмәдек. Тик шикләребез акланды. Рәхиләнең характерын яхшы беләсеңдер, әмма аның әтиеңә дә, миңа да нинди сүзләр әйткәнен, безне бөтен нәрсәдә гаепләвен без сиңа беркайчан да әйтмәдек. Бик кызганыч, Рәхилә кылтык, тәкәббер, югарыдан карап сөйләшә торган кеше булып чыкты. Әтиең дә аның кыланышларына рәнҗеп китте. Бәхеткәйләрегез генә булса иде!.. Мин күңелем белән аңа рәнҗемәскә тырыштым, балам, әмма ул салган яралар йөрәгемне һаман да авырттырып, ачыттырып тора. Мин озак тормам. Сез бәхетле булсагыз һәм матур яшәсәгез иде! Рәхилә сүзенә карап, туганнарың белән араңны бозма! Сиңа туганнарың килми икән, димәк, Рәхиләң сәбәпче булган. Аның теле бик әшәке, һәрвакыт кемнәндер гаеп, кер эзли ул. Аны тыңлап, туганнарың белән араңны суытма, балам, – дип, соңгы сүзләрен җиткерде ана.
Шул көннән соң Мәдинә апа озак яшәмәде. Ә тормыш дәвам итте. Зиннәт белән Рәхилә бергә яшәсәләр дә, ир туганнары алар йортына сирәк килде. Ахыр чиктә аларга килүдән бөтенләй туктадылар. Рәхилә Зиннәтнең әле бер туганыннан, әле икенчесеннән гаеп эзләвен дәвам итте. Шундый вакытларда Зиннәт, әнисенең сүзләрен исенә төшереп, уйга чума торган булды.
Нәрсә сәбәп булгандыр, кызларыннан соң аларның башка бәбиләре тумады. Наилә, әтисенә охшап, бик матур кыз булып үсеп җитте. Шәфкать туташы белгечлеген алу өчен шәһәргә укырга китте. Беренче курсны тәмамлап, әти-әнисе янына кайтам дип, юлга чыккан Наилә беренче очраган машинага утыра. Әмма, әтиәнисе никадәр көтсә дә, Наилә кайтмый: юл-транспорт фаҗигасенә очрап һәлак була. Ул көннәрдә Зиннәт белән Рәхиләнең ниләр кичерүен баласын югалтканнар яхшы аңлар. Ата белән ана бу авыр кайгыны ничек үткәрергә белми тилмерде. Кызларын озатырга бөтен авыл халкы, туганнары, кызларының классташлары, дуслары, тагын әллә кемнәр килгән иде.
Барлык белән җиткерелгән олы йортта Зиннәт белән Рәхилә икесе генә яшәп калды. Янәшәдә авырлыкны бүлешергә әтиәнисе дә, туганнары да булмавын шунда аңлады Зиннәт. Әнисенең соңгы сүзләрен буталу, ялгышу дип кабул итәргә теләгән ир сүзләрнең хак булуын шунда гына төшенде. Бер көнне зиратка барды ул. Иң элек кызының кабере янында тукталды, күңелендәге бар назлы сүзләрен тагын бер кат кабатлады. Аннан әти-әнисенең каберләре янына килде Зиннәт.
– Эх, әти! Белсәң иде миңа ничек авыр икәнен!.. Мин бит синең безгә рәнҗеп китүеңне дә, Рәхиләдән нинди авыр сүзләр ишетүеңне дә белмәдем. Шуны әйткән булсаң, без мондый авыр кайгыга дучар булмас идек, бәлки. Әллә язмыш, әллә сезнең рәнҗешегез төште... Әйтсәң, бәлки, нәрсәне дә булса үзгәртергә тырышкан булыр идек. Әти, гафу ит. Мине дә, Рәхиләне дә кичер. Безгә рәнҗеп ятма. Нәрсәнедер үзгәртер өчен бик соңга калдык, аңлыйм, иң зур үкенечем бу, – диде ул, пышылдап.
Әнисе каберенә килеп әнисеннән дә гафу үтенде чәчләренә чал йөгергән Зиннәт.
– Әни, әнием! Синең сүзләреңә дә ышанмадым шул, авыру нәтиҗәсе дип кабул иттем. Сүзләрең дөрес булган бит. Мин синсез, әтисез, туганнарсыз калдым. Алар күптән безгә килми. Наиләбезне соңгы юлга озатканда килделәр килүен. Кулларыннан килгән кадәр ярдәм дә күрсәттеләр, рәхмәт. Әмма күңелдән – тынычлык, йортыбыздан иминлек югалды. Синең: “Йортыгызда – иминлек, җаныгызда тынычлык булсын”, – дип кабатлавыңны элек аңламый идем, бүген ул сүзләрнең мәгънәсен аңладым. Гафу ит, әнием, соң булса да, кичер безне. Инде кичерә алмавыңны да аңлыйм, шулай да гафу ит, әни! – дип, күз яшьләренә чыланган битен әнисенең кабере ташына терәде.
Зираттан кайта алмады ул. Зиннәт тә кызы артыннан соңгы йортына юл алды...
Фәимә Сафина.
Фото – ясалма фәһем белән эшләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев