Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Кемгә сөйлим серләремне?

Синең безгә хакың юк

Яраткан ирен дә, балаларын да ташлап чыгып китте ул

Мизхәт белән Лилия бик яратып кавышкан парлар булдылар. Үзләре авылына укытырга килүче Лилияне район үзәгеннән Мизхәт үзе үк утыртып алып кайткан иде. Беренче тапкыр чит авылга килүче кыз бик борчылса да, Мизхәт авылларына кайтып җиткәнче аны тынычландырырга да, авыллары белән кыскача булса да таныштырырга да өлгерде. Шулай итеп, ул, үзе дә сизмәстән, укытучы кыз Лилиянең күңелен яулаганын аңламыйча калды.

Лилия гомере буе ялгыз яшәгән, вакыт-вакыт шулай өйдәш кызлар кертүче Хәния апага йортка урнашты. Беренче сентябрь җиткәнен бик дулкынланып каршы алды ул: укучылар ничек кабул итәрләр, хезмәттәшләре нинди булыр? Әмма борчылулары юкка гына иде аның. Чөнки авыл халкы да, әти-әниләр һәм укучылар да гел елмаеп кына торучы, һәрвакыт ягымлы итеп сөйләшүче Лилияне бик яратып кабул иттеләр. Ә Мизхәт беренче күргән көннән үк Лилияне үз абыйсыдай якларга һәм сакларга алынды.

– Лилия, бер дә борчылма. Син безнең авылны бик яратачаксың һәм без сине беркая да җибәрмәячәкбез. Хәния апа, син әйт инде Лилиягә, безгә килгән кызларның берсенең дә кире киткәннәре юк бит әйеме, алар барысы да монда тормышка чыгып калалар. Лилиякәйне дә җибәрмәячәкбез, – дип, беренче көнне үк шаулап-гөрләп Лилия белән Хәния апа янына килеп керде ул.

Мәктәп коллективына, әти-әниләргә дә Лилия белән Мизхәтнең очрашуы сер булмады. Укытучылар арасындагы иң өлкән мөгаллимә Нәсимә апа Лилиягә:

– Авылыбызның иң акыллы егете ул Мизхәт, Лилия, аны очратып бер дә ялгышмагансың. Минем иң яраткан укучыларымның берсе дә иде әле ул. Мизхәт яшьтән үк төпле, акыллы һәм уйлап эшли торган бала булып үсте. Кадерен бел Мизхәтнең, аны ташлыйм дип ялгыша күрмә, – диде.

Лилия белән Мизхәт кичләрен һәр көнне очрашалар, авылның иң матур урыннарында булып, ике яшь йөрәк хыялларга күмеләләр:

– Лилиям, – ди аңа Мизхәт, үзенең чем-кара күзләре белән тутырып карап. – Мин сине гомерем буе шулай кулларымда күтәреп йөртергә әзермен. Син минем белән озын да, бәхетле дә гомер юлыннан атларга риза булырсыңмы?

Ә Лилия, сөйгәненең күзләренә карап:

– Әлбәттә, риза! Син минем, бары минем бәхетемә генә туган кешедер, Мизхәт. Әле дә ярый сине очраттым. Мин бит моңа кадәр бу дөньяның шундый матур да, рәхәт тә икәнен аңламый яшәгәнмен. Рәхмәт сиңа, җаным, син минем иң кадерле дә, газиз дә бердәнберем, – дип, берсеннән-берсе матур сүзләрен тезеп китә.

Мизхәт белән Лилия үзләренең бәхет туйларын да ап-ак карлы Яңа ел көнендә билгеләп үттеләр.

– Тормышыбыз да бүгенге кебек аклыктан һәм пакьлектән генә торса иде, Лилиям. Күрәсеңме, безнең гаилә тормышыбыз шундый матур мизгелдән – ак карлы юллардан башлана, – диде Мизхәт, үзенең Лилиясен кочагына алып.

Яшьләр, ярты еллап чамасы төп йортта яшәгәннән соң, үзләре йорт алып башка чыктылар. Яшь гаиләне сөендереп, гаиләдә бер-бер артлы уллары Азат, кызлары Адилә белән Әминә дөньяга килделәр. Бу елларда гаилә олы йорт җиткереп, гаилә касәсен тагын да тулыландырып яшәүләрен дәвам иттеләр. Мизхәт хуҗалыкта баш инженер булса, Лилия мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде.

Элеккеге мәктәп директоры лаеклы ялга чыгу сәбәпле, мәктәпкә яңа директор итеп Мансурны билгеләделәр. Моңа кадәр район үзәгендәге мәктәптә эшләгән, телгә дә бик оста, оештыру сәләте көчле дип тәкъдим иттеләр аны мәктәп коллективына.  Мансур Йосыпов беренче эш көнендә үк ул Лилия белән ничектер бик якын кешесе кебек сөйләште.

– Лилиякәй, сине бик яхшы хезмәткәр, үз эшеңне оста белүче, төгәл һәм җаваплы кеше дип әйттеләр, ялгышмаганнар дип беләм. Мин сиңа тулысынча ышанам, шуңа күрә дә без килешеп эшләрбез дигән теләктә калам, – диде ул, Лилиянең күзләренә туры карап.

Лилия, директорның бу сүзләренә һәм шулай сөйләшүенә бик аптыраса да, сер бирмичә генә җавап бирергә ашыкты:

– Минем хакта әйтелгән яхшы сүзләр өчен хезмәттәшләремә рәхмәт. Ә килешеп эшләү мәсьәләсендә, әлбәттә, шулай насыйп булсын. Мин сезгә ярдәм итәргә һәм хезмәтебезне матур итеп башкарырга һәрвакыт әзер, – диде ул.

Директор сүзне дәвам итеп:

– Рәхмәт, Лилиякәй, рәхмәт! Мин сезнең шулай дип җавап бирәчәгегезгә бер дә шикләнмәгән идем. Безгә иртәгә районга – мәгариф бүлегенә барырга кирәк булачак. Бергә барып кайтырбыз бит, чөнки мәктәпкә кагылышлы мәгълүмат кирәк булса, мин берни дә белмим әле. Син каршы түгелсеңдер бит?, – диде ул, “син” гә күчеп.

Лилия каршы килмәде килүен, ләкин директорның шулай сөйләшүе аңа бер дә ошамады. Әмма, ни хәл итәсең, җитәкчесе кушкач, икенче көнне ул директорга утырып район үзәгенә юл тотты. Мәгариф идарәсендә эшләре беткәннән соң, Мансур аңа кафега кереп тамак ялгарга тәкъдим ясады.

– Ашларыбыз тәмле булсын, Лилиякәй, син каршымда утырганда, әлбәттә, тәмле булачак, – диде Мансур, Лилиянең кулын алып. – Минем каршымда бу дөньядагы иң матур һәм иң чибәр ханым утыра бит!

Лилия, әлеге сүзләрдән соң берникадәр каушап калды, үзенең кызаруын, битләренең ут булып януын сизде ул. Шулай да җебеп төшәргә ашыкмады.

– Алай ук кызартмагыз инде мине, Мансур Гаязович, бу дөньяда әллә нинди чибәрләр бик күп. Сез үзегез дә төшеп калганнардан түгел. Мәктәбебезнең бар хатын-кызларын үзегезгә гашыйк итәрсез, мөгаен, – диде.

Мансур белән Лилия тамак ялгап чыккач, кайтыр юлга кузгалдылар. Көзнең иң матур мизгеле – әбиләр чуагы булган көннәренең берсе иде ул көн. Алар кайтыр юлда матур урман аланына тукталып, көзге матур көнгә сокландылар һәм кичке эңгер төшкәч кенә авылга кайтып җиттеләр.

Шушы көннән соң аларның мәктәп директоры белән бергәләп район үзәгенә йөрүләре дә, табигать кочагында ял итүләре дә ешайганнан-ешайды. Авыл халкы арасында да: “Лилия Мансур белән йөри башлаган”, – дигән сүзләр таралды. Әлбәттә, бу сүзләр “ яхшы теләкле” дуслар аша Мизхәткә дә килеп иреште.

– Лилия, бу сөйләшү икебез өчен дә бик кирәк. Үзең беләсең, сизәсеңдер, авыл халкы арасында да төрле сүзләр йөри. Син миңа бары дөресен әйт, авырмы ул сүз, әллә инде мине сөендерерме – мин барсына да әзер. Ничә еллык гаиләбез, балаларыбыз бар. Ничек кенә булмасын, бу йомгакның сүтелүенә нокта куеп, авыл халкын көлдереп яшәүдән туктыйк, – диде ул кадерле Лилиясенә.

Лилия әллә инде бу сөйләшүгә алдан ук әзерләнгән иде, әллә инде үзе дә көткәнме – Мизхәтенең сүзләренә шул арада җавап бирергә ашыкты.

– Мизхәт, ачуланма, мин үзем яраткан, миңа тиң булган кешене очраттым. Без иртәгә шәһәргә чыгып китәбез, икебезнең дә гаризаларыбыз әзер, имза куелган. Әлбәттә, балалар синең белән кала. Мин яшь әле, безнең әлегә үзебез өчен генә яшисе килә. Шуңа күрә дә балаларны ияртергә җыенмыйм. Ә балаларга үзең ничек тә аңлатырсың, – дип җавап бирде.

Мизхәтнең шушы мизгелдә маңгаена тирән эз ятканын һәм бер дулкын чәче ап-ак булып агарып чыкканын Лилия генә шәйләде. Бу минутларда Мизхәт әле аларны күрерлек түгел иде. Беркавым торгач, кипкән телен көчкә әйләндереп:

– Икенче тормышыңда бәхетле булырсың дип уйлыйм. Мин сине гафу итәргә ничек тә тырышырмын, әмма балаларның бу адымыңны ничек кабул итәсенә җавап бирә алмыйм. Аларга җавапны үзеңә бирергә һәм бу адымың өчен бик нык үкенергә туры килмәс дип ышанам. Ә хәзергә хуш, – дип, ишекләрен киереп ачып куйды ул.

Шул китүдән Лилиядән дә, Мансурдан да хәбәрләр килмәде авылга. “Лилия балаларына өч-дүрт тапкыр аз-маз акча җибәргән икән”, – дигән сүзләр генә ишетелде авыл халкына.

Ә Мизхәт, үзенә никадәрле авыр, кыен булса да, алга барырга, балаларын ятим итмичә алга атларга үзендә көч тапты. Әлбәттә, Мизхәтнең әти-әнисе, туганнары да һәрвакыт ярдәм итеп, аларга терәк булдылар. Әниләре киткәндә 7 сыйныфта укучы уллары Азат та, дүртенчегә аяк баскан кызлары Адилә дә, әле балалар бакчасына гына йөрүче Әминә дә елдан-ел үсеп, инде җиткән егет, олы кызлар булдылар. Алар бергәләп ашарга пешерделәр, бергәләп ихатадагы хезмәтләрне башкардылар. Азат ир-ат эшенә бик оста булса, кызлар йорт эчендәге барлык хатын-кыз эшен башкарып үстеләр.

Мизхәтнең улы Азат, армия сафларыннан кайтып, район эчке эшләр бүлегендә эшли башлады. Бер еллап хезмәт куйгач, очрашып йөргән кызы Ясминә белән өйләнешергә теләкләре барлыгын хәбәр иттеләр. Нәкъ менә шушы көннәрдә  дистә еллар югалып йөргән Лилия пәйда булды да инде йортта.

Бу көнне төпчекләре Әминәнең туган көне иде. Шуңа да Әминә бәлеш ясап тыкты, әтисе дә эштән иртәрәк кайтты. Күп тә үтми абыйсы белән Ясминә, апасы Адилә дә кайтып керделәр. Яраткан сеңелләренә абыйсы белән апасы өр-яңа заманча кәрәзле телефон бүләк итсәләр, әтисе аңа ярымай таккан алтын чылбыр бүләк итте. Әминәнең шатлыгының иге-чиге булмады. Ул барсын да үбеп рәхмәтләрен җиткергәч, мул сыйлы өстәл артына утырганнар гына иде, ишек кактылар. Мизхәт: “Керегез” – дип, йортка керүчене каршы алырга ишек ачып җибәргән иде, артына авып китә язды. Аның каршында үз яшенә караганда бик картайган, таушалган һәм элеккеге матурлыгыннан бер генә тамчы да эз калмаган Лилия басып тора иде.

– Керергә рөхсәттер бит, – дип, ул көчкә атлап өйгә узды. Аны күреп балалар да тынып калдылар. – Мине көтмәгәнегезне дә беләм, шулай да килдем әле. Ничек кенә булса да, мин бит сезне дөньяга тудырган анагыз. Бер генә йомры булса да чәй эчәрлек хакым бардыр бу йортта. Нәрсә, әллә утырып торырга да рөхсәт итмисезме, – диде ул, кырыс кына.

Мизхәт акрын гына аңа үз урындыгын китереп куйды. Лилия урындыкка утыргач та, сүзен дәвам итеп:

– Күрәм, үскәнсез, кеше булгансыз барыгыз да. Сезнең шушылай үсүегездә минем дә өлешем бар бит, мин бит сезне шушылай сау-сәламәт дөньяга тудырдым. Сез мине дөрес аңлагыз, мин сезне ташлап китмәдем, аны әтиегез генә шулай дип сезгә ялганлады. Миңа китәргә кирәк булды шул, шуңа чыгып киттем, – дип сөйләнгән ананы кызлары Адиләнең кырыс тавышы тукттатты.

– Әни диеп әйтергә телем бармаса да, үзегез әйткәнчә, тудырган ана буларак, “әни” дип дәшәм. Борчылмагыз, әтиебез сезнең хакта безгә бер генә дә гаепләү яки хурлау сүзе әйтмәде. Никадәрле авыр, никадәрле кыен булса да, әтиебез безгә бер генә кычкыру, хурлау һәм сүгү сүзләре әйтмәде. Без авырганда, яныбыздан төннәр буе китмәүче дә, без егылырга әзер булганда, кулларыбыздан тотып терәк булучы да әтиебез булды. Сезнең әтиебезгә дә, безгә дә бернинди дә хакыгыз юк. Хуш, "әни"! – диде күзләре яшь белән тулган Адилә.

Азат ирләрчә каты тавыш белән:

– Әлбәттә, безгә бала чагыбызда да, хәзер дә газиз әниебез бик кирәк! Тик безнең әниебезне кадерле һәм бердәнбер әтиебез алыштырды. Ул безне ашатты да, киендерде дә, көйләде дә, юатты да, тәрбияләде дә. Бары әтиебезнең генә бездән нәрсәдер сорарга, бездән нәрсәдер таләп итәргә хакы бар, – дип, ишекләрен киереп ачып куйды.

Лилиягә кергән йортыннан кире чыгып китүдән башка чара калмады. Бөкрәйгән, көчкә атлаучы, күзләре яшь белән тулган, дер-дер калтырап, үзе белән үзе сөйләшеп баручы Лилияне бу көнне бик күп күзләр озатып калды. Әмма берәүнең дә аны өенә чакырырга, бер йотым су тәкъдим итәргә теләге юк иде.

Мизхәт бүген үз йортына килен төшерде. Улының яраткан кәләшен ул ипи-май, бал каптырып каршы алды, газиз балаларына бәхет теләп түргә әйдәде. Тормыш юлының сикәлтәле дә, чокыр-чакырлы да борылышларыннан туры атлап, бөгелмичә алга баручы Мизхәтнең янәшәсендә бүген улы һәм килене, яраткан кызлары бар. Озакламый аларның бәхетле йортларына оныгы тавышы да иңәр. Димәк, бәхетле-шатлыклы көннәре әле алда тагын да күп булачак Мизхәтнең.

Сәрия Мирсәяпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев