Рәнҗетмәскә иде әниләрне...
Үз балалары тарафыннан кыерсытылган ана язмышы.
Әлеге кыйссаны язарга талпынып, кулыма берничә тапкыр каләм алсам да, яза алмадым. Әллә Нәзир абый белән Наилә апаның тормышын бәян итүдән, аларның матур гомер юлына күләгә төшерүдән, әллә Наилә апаны рәнҗетүдән курыктым. Наилә апа авылыбыздан күченеп киткәч кенә әлеге гаилә турында ишеткәннәремне кәгазьгә төшерә алдым.
Нәзир абый белән Наилә апа гаиләсе авылда үрнәк гаиләләрнең берсе булды. Икесе да ачык йөзле, гадел һәм гади, ярдәмчел булулары белән авылдашларның хөрмәтен яулады алар. Алты балага гомер бүләк иттеләр. Балалары да үзләре кебек тәрбияле, акыллы булып үстеләр. Әти-әниләре ярдәме белән һәрберсе тормышта үз юлын табып, гаилә кордылар, өлкәннәргә оныклар бүләк иттеләр. Нәзир абый белән Наилә апа төп йортта төпчек улының гаиләсе белән яшәде. Гаиләне сөендереп дөньяга килгән ике онык күптән инде егет булды. Иң кызганычы шул: Нәзир абый бәхетле матур картлык кичереп гомер иткәндә, кинәт кенә якты дөньядан китеп барды.
– Нәзирем бик акыллы һәм хатын-кызны хөрмәт итә белүче ир булды. Һәрвакыт туры сүзле, гадел булды. Шаян һәм тапкыр сүзле булуы да ялгышлар ясамыйча матур гомер кичерергә ярдәм итте. Олыгая башлагач, минем аннан алда китүемнән курка башлады. “Икенче йортка синнән алда китсәм иде, Наилә, синнән калмасам иде”, – дип гел әйтә торган иде. “Нигә алай дисең? Әллә миннән туйдыңмы?” – дип сорагач: “Туймадым ла, хатын-кыздан калган ир-ат – иң бәхетсез ир-ат ул. Хатын-кыз ялгыз калса да яши, балаларына да сыя, ә ир-атка хатыныннан соң ялгыз яшәү бик авыр, диләр. Синнән калудан бик куркам”, – дип әйтә иде, – дип, Наилә апа Нәзире турында бик юксынып сөйләде.
Нәзир абый әллә берәр гаиләнең хәленнән чыгып әйткән, әллә күңел сиземләве, йөрәк авазы шушы сүзләрне әйтергә мәҗбүр иткән?! Бу сорауларга инде берәү дә җавап бирә алмый. Нәзир абый мәрхүм булып, Наилә апа ялгыз калгач, шушы бәхетле, авылдашларына үрнәк булып яшәгән йортта нәрсәдер үзгәрде. Наилә апа үзе әйткәндәй: “Әллә инде кеше күзләре тиде”. Аның: “Әллә Нәзирем берәрсенә үпкәләп китте микән?” – дигәне дә бар иде. Шулай дип тавышсыз гына елый иде ул.
Гаилә башлыгы белән бергә йорттан тынычлык та, бәхет, бәрәкәт тә китте. Тынычсызлыкның башы төп йортта яшәүче уллары Инсафның ерак юлга эшкә китүеннә башланмады микән? Наилә апаның күзләренә генә карап торган, аны кайгыртып, хөрмәтләп яшәгән Инсаф кайткан саен үзгәрә, һаман да кырыслана бара иде. Әнисенә дә ана үзе чыгып күрешсә генә сәлам бирде.
– Әни, тыныч кына үз бүлмәңдә утыр әле син! Ник гел йөреп торасың? Эндәшкәч, чыгарсың әле. Башка вакытта тыкшынып йөрмә. Илмираны да гел өйрәтеп, тикшереп торма, безгә катышма! Ул үзе барысын да белә, барысын да эшли, – дип югары тон белән әйткән сүзләрен беренче тапкыр ишеткәндә, Наилә апаның хәтта кан басымы күтәрелде. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде.
– Кемнән-кемнән, әмма үз баламнан шундый сүзләр ишетермен, дип башыма да китермәгән идем. Килен әйтсә дә ярар иде әле, мин бит кайнана гына дияр идем. Нәзир юкка гына миннән калудан курыкмаган ул, мөгаен, ул берәр нәрсә сизгәндер, – ди Наилә апа.
Нәзир абый белән Наилә апа мәрхүм әти-әниемнең бик якын дуслары иде, аралашып гомер иттеләр. Шуңа Наилә апаны үз әнием кебек якын итәм. Ул да безгә һәрвакыт кереп йөрде.
Хактан да, гаиләнең тормышы бөтенләй икенче төрлегә әйләнде. Ничә дистә еллар бергә бәхетле гомер кичергән гаиләнең бәхет касәсе гүя чәлпәрәмә килеп төрле якка чәчелде. Ире Инсаф өйдә юкта йортта Илмира “җитәкчелек” итте. Беркайда да эшләмәүче хуҗабикә үзенчә яшәде, үзенчә тормыш алып барды. “Ире юкта читкә карый башлаган” дигән сүзләр дә килеп иреште. Әмма Наилә апа бу сүзләргә ышанмады: “Минем Илмирам андый түгел. Синең андый сүз ишеткәнең юктыр бит, Кифая? Юк, булмас! Илмирам улымны бик ярата. Ул бит аны сагынып, әзерләнеп көтеп тора. “Инсаф моны ярата, моны ашый. Өй ризыгын сагынгандыр”, – дип, балалары белән ул кайтуга өстәл әзерләп, мунча ягып каршы ала. Мин ул көнне кухня ягына чыгып та тормыйм. Чыксам, барыбер: “Уралып йөрмә!” – дип куып кертәләр”, – дип,һаман киленен яклады.
Ә теге сүзләр дөрес булып чыкты. Килененең чираттагы төртмәле сүзләреннән соң: “Йөреп кайтыйм әле, аз булса да тынычланырмын. Чордашым Сәлисәнең хәлен белеп чыгам”, – дип урамга чыга Наилә апа. Башта кибеткә бара, анда авылдашлары белән гәп корып, хәйран гына вакытын үткәрә. Аннан Сәлисә янына керә. Аның белән чәй эчеп, бер-берсенә эч серләрен бушатып байтак кына утыралар. Караңгы төшкәнен дә сизми калалар. Сәлисә апа: “Кайтма инде, бүген миндә генә кунып кит. Мин дә берүзем бит. Сине кем көтеп тора?! Әйдә, урын җәябез, тынычлап йокларсың”, – дип, күпме генә үгетләсә дә, Наилә апа үз йортына юл тота. Алда ни күрәсен белсә, бәлки, аяк та атламас иде шул.
Йортларына якынлашканда, юл читендә туктап торган машинаны күрә.
– Шул машинаны күрү белән йөрәгем әллә нишләде. Безнең урамда алты йорт кына бит инде. Кемгә нинди машина килгәнен дә күреп торабыз. Бу машина нишләп тора микән? Бер дә күренгәне юк иде, дигән уй узды. Яныннан тыныч кына узып китмәкче идем, машина эчендә бер ир-ат белән кочаклашып утыручы хатын-кыз миңа борылып карады. Карамаса, бәлки, танымас идем. Илмира! Аяк астымда җир гүя убылды. Ниләр кичергәнемне белсәң!.. – дип елый-елый сөйләде Наилә апа.
Үзендә көч табып, үз юлы белән өенә юл тота ул. Берникадәр вакыт үткәч, хәйран гына хәмер эчкән килене кайтып керә. Кайнанасының ишеген каерып ачып:
– Авызыңнан ялгыш бер сүз генә чыксын, шул көнне үк бу йорттан чыгып очасың! Әнә, картлар йортына барырсың! Синнән куркып, синнән качып яшәр, дип уйлама. Ничек телим, шулай яшим дип, – ишеген дөбердәтеп яба.
Ул көннәрдә Наилә апаны юатырдай сүзләр таба алмый иза чиктем. Әти-әниемнең якты рухы, аларның гомерлек дуслыгы хакына үзебезгә яшәргә чакырдым. Ул: “Мин күрәсен кеше күрмәс, яши алган кадәр үз йортымда яшим, аннан күз күрер. Улым белән килешәләр икән, мин ник аларны борчып, талаштырып яшим?! Бәлки, ялгышканмындыр да, яшь бара бит, күзләрем ялгыш күргәндер”, – дип, үзен тынычландырырга тырышты ул.
Шулай итеп, бу гаиләдә тормыш үз көенә агуын дәвам итте. Улы белән килене үзләренчә, Наилә апа үзенчә яши бирде. Улы Инсаф хатынының сулга йөрүен дә, әнисе Наилә апага якты йөз күрсәтмәвен дә белмәде, күрмәде кебек. Әллә инде белеп тә эндәшмәдеме?!
Әмма су бер болгана башласа, аны туктатып булмый. Наилә апа йортында да хәлләр куерганнан-куера барды. Кадерле улы Инсаф та, яраткан килене Илмира да Наилә апага бу йортта яшәрлек мөмкинлек калдырмады. Йорттагы барлык ишекләр дә бикләнде, хәтта суыткычларга, бәдрәф ишегенә дә йозак куелды! Читтә яшәүче башка балалар да нигәдер авылга кайтып, күренеп йөрмәде. Аларга да төп йорттагы киленнең “нурлы” йөзе юлны “япты” бугай.
Нәзире белән бергәләп төзегән, алты баланы үстереп олы тормыш юлына озаткан төп йортыннан чыгып китү, ай-һай, авыр, бик авыр булды Наилә апага.
– Шәһәргә китәм инде, Кифая апаем, уртанчы улым кайтып алам диде. Әйберләремне дә әзерләп куйдым. Яңадан синең белән күрешә алмасак, бәхил бул. Нәзиремнең әйткән сүзләрен искә алмаган көнем, сәгатем юк. Ул китте дә, тынычлап йоклый. Менә миңа калды бар авырлыкны һәм оятны күтәрү! Шундый матур, бәхетле йортыбызда мондый ямьсез күренеш барлыкка килер дип күз алдына да китерә алмадым. Авылдашлардан оят! Ярый инде, балалар бәхетле булсын! Алар килешеп яшәсәләр, мин шат. Әллә нишләп Нәзирем үзе белән алып китмәде бит, бергәләп ятар идек, – дип, күз яшьләреннән чыланган кулъяулыгын йомарлап, Наилә апа кайтыр юлга кузгалды.
Бу көннәрдән соң да байтак еллар үтте. Наилә апа белән телефон аша сирәк булса да сөйләшәбез. Бик сагына ул туган авылын! Туган йортын сагына. Авылның бөтен кешесе турында сораштыра, улы белән килене хакында гына сораганы юк. Гүя ул аларны күңел дәфтәреннән генә түгел, йөрәгеннән дә сызып ташлаган... Ә ул белән килен үзләре уйлаганча бәхетле яшәүләрен дәвам итәләр.
Ана. Әни һәрвакыт әни булып кала. Хәсрәт-кайгы килсә, һаман үзен гаепли. Көче, егәре ташып торган багана буе улын һаман сабый итеп күрә. Тик балалар әниләре хакында уйлыймы соң? Балачакта кулдан җитәкләп тәпи йөрергә өйрәткән, калаклап ашаткан, авырганда, төннәр буе баласы яныннан китмәгән, сабыеның авырткан җирен тыны белән өреп төзәткән анага нигә хөрмәт юк? Гомер иткән йортында, асыл ул-кызларына гомер бүләк итеп, аларны хезмәт сөюче, укымышлы итеп үстергән анага нигә балалар елмаю, җылы караш бүләк итми? Сораулар күп, җаваплар гына юк.
Наилә апа да олыгаеп бара. Бүген ул төрле шәһәрләрдә яшәүче балаларында яши. Беләм: кыен аңа. Бер йортка ияләштем генә дигәндә, икенчесенә күчәргә кирәк. Әмма ничарадан бичара булган ана нишләсен?! Бик күп төннәрне тавышсыз гына елап үткәрә ул. “Хәзер кычкырып елый да белмим бугай, елаганда да тавышым чыкмый. Тизрәк китәргә иде инде Нәзирем янына, алҗыдым мин”, – ди ул, сөйләшкән саен. Ананың гаҗизлектән, балаларының мөнәсәбәтеннән туеп, иңрәп әйткән сүзләре бу!
Ана рәнҗеше, ана каргышы төшсә, ай-һай, бәхетле тормыш озак дәвам итәр микән?! Үзебез исән вакытта әти-әниләребезнең хәер-фатихасын, догаларын алып калырга насыйп булсын!
Кифая Сабирова.
Исемнәр үзгәртеп бирелде.
Фото: Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев