Мәхәббәтне йомгаклаган элмәк
Матур башланган мәхәббәт кызганыч тәмамланды
Иртә белән көтү куарга чыккан авыл халкы аяктан егарлык хәбәр ишетеп телсез калды. Минут эчендә диярлек авылны урап чыккан бу хәбәр, чыннан да, аяктан егарлык иде шул. Үзәктә яшәүче Рәмзилнең хатыны Наҗия, ике баласын ятим, ирен тол калдырып элмәккә менгән!
Наҗия белән Рәмзил институтта укыганда танышкан иде. Рәмзил Наҗияне үзенең төпле акыллы, белемле һәм ир-атларча аз сүзле булуы белән үзенә каратты. Ә Наҗияне Рәмзил чын татар кызларына хас сабыр, аш-суга оста һәм тыйнак булганы өчен үз итте. Институтның китапханәсендә очрашкан ике яшь йөрәкнең аралашып йөрүе тора-бара мәхәббәткә әверелгәнен үзләре дә сизми калдылар.
Иң беренче Рәмзил Наҗияне әти-әнисе белән таныштырырга алып кайтты. Ямьле май аеның ап-ак чәчәкләргә төренгән көне иде. Булачак киленне бик шатланып, ачык йөз белән каршы алдылар йортта.
“Хуш киләсең, кызым, төкле аягың белән”, – дип, йомшак итеп эндәшкән кайнанасын гел үз әнисенә охшатты Наҗия.
– Менә аякларыңа бу йомшак башмакны киеп җибәр әле, җылы булсын. Әйдәгез, өстәл янына утырыгыз, ашым да пеште, коймагым да әзер. Бик рәхмәт исән-сау кайтып җитүегезгә. Улым сине алып кайтам дигәч, әтиегез белән бик борчылып көттек үзегезне. Син бер дә тартынма, кызым, без – гап-гади авыл кешеләре. Икебез дә лаеклы ялда хәзер. Менә шулай балаларның кайтканын көтеп, алар киткәндә аларны озатып гомер итәбез, – дип сөйләнә-сөйләнә, аларны өстәл янына дәште кайнанасы Мәрзия.
Булачак кайнатасының Рәмзиле кебек бик аз сүзле булуына игътибар итте Наҗия бу көнне.
– Саумы, кызым, әйдә, рәхим ит өйгә, бик арытмадымы юлда, – диеп каршы алган Мирзанур абый өстәл артына утыргач та хатынының сүзләренә баш кагып яисә “әйе шул”, “шулай” диеп утырудан ары китмәде.
Наҗиягә Рәмзилнең әти-әнисе бик ошады. Алар ял көннәрендә бергәләп бакчада эшләделәр. Мәрзия апа белән ашарга әзерләп, бергә җыештыру эшләрен башкару бер-берсен тагын да якыннанрак белергә мөмкинлек бирде.
Рәмзилнең туган ягына кайтып килгәннән соң, Наҗия аны үзенең әти-әнисе янына алып кайтты. Наҗиянең әти-әнисе дә Рәмзилне бик шатланып каршы алды. Аларның кайтуы Сабантуй бәйрәмнәренә туры килде, шуңа күрә дә йорттан кунаклар да өзелмәде.
– Синең хакта ишеткәнебез бар, шулай да үзеңне дә күрәсе килгән иде. Безнең яклар ерак инде, алҗып беткәнсездер. Кызым, кияүне өйгә чакыр, әйдәгез, бергәләп тамак ялгап алыйк, – диде Наҗиянең әтисе Миргаян абый.
Рәмзил институтның соңгы курсына аяк басты, Наҗия өченче курска укырга килде. Укуларының беренче көннәрендә үк Рәмзил Наҗиягә өйләнешергә тәкъдим ясады. Җәйге каникул чорында эшләгән хезмәт хакына Наҗиягә бик матур көмеш йөзек бүләк итте ул. Ул чорда кафе-рестораннарда яисә башка истәлекле урыннарда тәкъдим ясау гадәте юк иде. Рәмзил Наҗияне урам әйләнергә чакырды һәм тәкъдимне дә шәһәрнең иң матур паркларының берсендә ясады.
– Наҗиям, кадерлем, бердәнберем, җимешем минем, – дип сүз башлаган Рәмзилгә башта Наҗия шикләнеп карады. Чөнки мондый сүзләрне ул бик сирәк әйтә, әйткән очракта да мондый рәсми кыяфәттә әйтми иде.
– Безнең очрашып йөрүебезгә дә ике ел тулды, Наҗиям. Әйдә өйләнешәбез. Мин инде быел укуымны тәмамлыйм, сиңа да укуыңны тәмамларга күп калмады. Үз гаиләбезене, үз куышыбызны булдырырга бик вакыт. Син ризамы? – дип сорады ул, бер сулышта үзенең әйтәсе сүзләрен тезеп һәм сөйгәненә йөзеген сузды.
Наҗия Рәмзилнең бу сүзләрен ишетеп бер югалып калса, аның авызыннан чыккан тәкъдимне ишетеп бөтенләй телсез калды. Нишләптер, үзенә тәкъдимне хәзер ясавын көтмәгән иде ул Рәмзилнең. Берникадәр тын торгач, ул, телгә килеп:
– Рәмзил, мин сине болай матур сүзләр беләсеңдер һәм шушы кадәр хисле егеттер дип һич уйламаган идем. Әле хәзер генә синнән тәкъдим дә көтмәгән идем. Әйе, без синең белән ике ел очрашабыз инде. Шулай да бер-беребезне әле һаман да белеп бетермәгәнбездер кебек тоела миңа, – дип сөйләгән Наҗияне Рәмзил кырт кисеп тукттаты.
– Нәрсә, әллә каршы киләсең, син тәкъдимемә риза түгелме? – дип, берникадәр тавышын күтәреп, ашыгып сорады ул.
– Юк-юк, Рәмзил, каршы килмим, ашыкмыйбызмы дип кенә әйтмәкче идем, – диде Наҗия. – Ә кайчан кызыл туебызыны үткәрәбез, кул сорау йоласы да бар бит әле.
– Мин әниләр белән сөйләштем, алдагы бәйрәм ялларында без сезгә киләбез. Ә туебызны яз бәйрәменә – 8 Мартка билгеләсәк, ничек булыр икән? Син ни диярсең? – дип, бер-бер артлы сорауларын тезде Рәмзил.
– Кара әле син елгырны, барысын да уйлагансың, ә миңа әйтмәгәнсең, – дип елмайды Наҗия. – Ярый, мин риза.
Аларның кул сораулары да, кызыл туйлары да нәкъ Рәмзил әйткән вакытта узды. Рәмзил Наҗияне алып кайткан көнне, бар дөньяны акка күмеп, буран дулады.
Рәмзилнең укуы тәмамлангач, ул үз туган ягына эшкә кайтып китте. Наҗиянең укуы беткәнче, алар ике арада йөрделәр. Наҗия кайтканда Рәмзил аны үзенең фатирында каршы алса, Казанга килгәч, Наҗия Рәмзил белән иң бәхетле мизгелләрен үткәрделәр. Укуын тәмамлау белән Наҗия дә, Рәмзиле янына кайтып, ул эшләгән оешмага эшкә урнашты.
Беренчеләре булып уллары тугач, Рәмзилдән дә нык сөенгән кеше булмагандыр. Ул көн саен сөйгәне янына – аңа ул бүләк иткән Наҗиясе янына ашыкты. Шул ук җәйне Рәмзил, җир алып, үзләренең шәхси йортын төзүгә кереште. Төзелеш оешмасында эшләгәч, материаллар белән авырлык булмады. Шуңа да, бер ел дигәндә, йортларын җиткереп, икенче җәйгә анда күчтеләр. Наҗия дә иренең шундый тормыш көтүенә, һәрвакыт Наҗияне, улларын кайгыртып яшәүче ире булуына сөенеп яши белде. Бик сагындырып кына булса да, Наҗиянең туган ягына да кайтып килергә тырыштылар яшьләр.
Элеккеге җитәкчеләре лаеклы ялга чыгу сәбәпле, Рәмзилне оешманың җитәкчесе итеп билгеләделәр. Наҗия бик бәхетле булып, җитәкче хатыны булып яши башлады. Шундый бәхетле көннәрдә Наҗия икенче сабыена узганын да сизми калды. Бу хәбәрне иренә җиткергәч:
– Рәхмәт сиңа, кадерлем, монысы кыз булсын иде. Кызлар әтиләрен бигрәк тә нык яраталар, диләр бит. Улыбызның да сеңлесе булыр, – дип, Наҗиясен күтәреп әйләндерде ул.
Тагын тугыз айдан нәкъ әтисенә охшаган кызлары – Әминәләре дөньяга килде Наҗия белән Рәмзилнең.
Дүрт яшьлек уллары, бер яше тулган көнендә сеңлесе Әминәне кочаклый-кочаклый яратуын күреп, аның: “Апаем минем, мин сине бик-бик яратам бит”, – дигән сүзләрен ишетеп, әтиләре белән әниләре сокланып карап тордылар.
Тик бәхет касәсен дә тулы килеш саклый белергә кирәк шул. Бу касәнең бер чите һич уйламаганда кителеп төште.
Ул көнне Рәмзил эш сәфәре белән күрше шәһәргә киткән иде. Әллә ни озак тормаска вәгъдә итсә дә, ул төштән соң да, кич белән дә кайтмады. Иренең сүнгән телефонына төн буена шалтыратып, елап, борчылып беткән Наҗия иртә белән утырган җиреннән йокымсырап киткән иде. Ишекләрен дөбердәтүченең усал итеп кагуына куркып уянып китте ул һәм йөгереп чыгып ишеген ачып җибәрде. Ишек төбендә кызарынган-бүртенгән, күлмәген ярым ычкындырып, костюмын киеп тә тормаган ирен күргәч, бермәлгә югалып калды Наҗия.
– Ни булды сиңа, Рәмзилем, нишләттеләр сине, кыйнадылармы, әллә авариягә очрадыгызмы, нишләп телефоның сүнгән иде? – дип, ирен исән-сау күрү шатлыгыннан елый-елый сорау яудырды Наҗия. “Нәрсә шыңшыйсың, кая керим әле өйгә”, – дип, Наҗияне читкә төртеп янәшәсеннән үтеп киткән иренә карап, хәтта тын алуыннан туктап калды Наҗия.
– Нигә минем белән нидер булырга тиеш. Мин бит җитәкче кеше. Киңәшмәгә киткәнне яхшы беләсең. Кая, ашарга китер, – дип, тавышын күтәргәннән-күтәрә барды Рәмзил. Наҗия ни булганын аңламыйча, йөгерә-йөгерә, иренә ашарга әзерләрде, ул яратканча, кофесын ясап китерде дә балалары янына кереп китте.
Ире, бик тәмләп ашап, кофесын эчкәннән соң, үзләре ягына кереп, чишенмичә дә урынга кереп ауды. Бу хәлне күреп, Наҗия тагын телсез калды. Рәмзиле белән очраша, аның белән яши башлаганнан бирле мондый чагын күрү түгел, хәтта ишеткәнен дә белми ул. Шуңа күрә дә иренең бу кыланмышларына ул берничек тә аңлатма бирә алмады. Йокысы туеп, торып юынгач кына сөйләшергә карар кылды Наҗия ире белән. Әмма аның сорауларына ире, усал итеп карап:
– Нәрсә, әллә гомерең буе шундый бәхетле тормышта яшәрмен дип уйлаган идеңме. Син кем соң шулхәтле бәхетле яшәргә. Ә әйләнә-тирәдә ир чырае күрмичә яшәүче күпме хатын бар, син шуны беләсеңме? Мин бүген шуларның берсен бәхетле итеп кайттым, – дип, оятсызларча сөйләнүен дәвам итте Рәмзил.
– Ә минем, минем гаебем нәрсәдә соң? Ник син мине болай мыскыл итәсең, Рәмзил? Аларның бәхетсез булуында мин гаепле түгел бит. Аннан соң һәркемгә дә бертөрле язмыш бирми бит ходай. Хәзер мин дә бәхетсез булырга тиешме инде? – дип мөраҗәгать итте ул иренә.
Әмма ире аны ишетмәде дә, әллә инде ишетеп тә тыңларга теләмәде.
– Синең гаебеңме? Синең гаеп – миңа ябышып чыгуыңда. Син риза булмасаң, әллә мин сиңа өйләнер идемме? Мин шул вакытта ук риза булырдай икенче хатын таба идем, син чыгам дигәч эзләмәдем. Менә, хәзер телисеңме-теләмисеңме, шушы тормышта яшәргә өйрәнерсең, – диде дә тиз генә киенеп чыгып китте.
Ире чыгып киткәч, Наҗия, улы белән кызын уятып, аларны балалар бакчасына илтеп кайтты. Ире чишенеп ташлаган, урыны-урыны белән кызыл иннек эзләре белән тапланган күлмәген кат-кат ышкып юды ул. Ә күз яшьләре елга булып акты Наҗиянең. Тик күлмәктәге иннек эзе дә, күңелгә ишелеп төшкән кара юшкын эзе дә кимемәде, киресенчә, арта төсле тоелды Наҗиягә. Ул әле бер тәрәзә янына килеп, әле икенче тәрәзә янына барды. Тик Рәмзиленең шулай үзгәрүен дә, аның кыланмышларын да берничек тә кабул итә алмады. Балалар кайтканчы өй эчендә бәргәләнеп йөреп, башы авырта башлады яшь хатынның. Рәмзил һәрвакыттагыча улы белән кызын бакчадан алып кайтты, кереп, хатыны әзерләгән ризыкларны сүзсез генә ашады да, янәдән киенеп, каядыр чыгып китте. Наҗия уйлары белән ялгыз калды. Балаларын берникадәр уйнатып, аларны йокларга яткырды. Бу юлы ничә тапкыр куллары телефонга үрелсә дә, иренең номерын җыярга кулы җитмәде. Аның кыяфәте, Рәмзилнең бүртенгән йөзе, иннек эзләре калган күлмәге күз алдына килде. Төн узып, икенче көн туганда, ниһаять, ул үз сорауларына җавапны эзләп тапты.
Иртәнге өчтә чираттагы гүзәлкәе яныннан кайтып кергән Рәмзилне, аш бүлмәсендә Наҗиянең җансыз гәүдәсе каршы алды. Бу күренештән хәтта Рәмзил дә, айнып, телсез калды. Аның:
– Гафу ит, кадерлем, мин сине бәхетле итә алмадым, гафу ит мине, – дип күз яшьләре белән елаганын Наҗия генә ишетми иде.
Мәсәния Сәгыйтова.
Фото – «Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев