Балам, син кайда?
Яшьлектәге бер ялгыш адым бөтен гаиләне ачы сагышка салды
Нарасыен бала тудыру йортында калдырып чыккан, ташлап калдырган хатын-кызлар турында ишеткән бар иде. Мондый хәлләр зур шәһәрләрдә генә буладыр, дип уйлый идем. Ялгышканмын, баласын ташлап калдыручылар авылда да бар икән...
Әтиләре вафат булганда, Гөлшат белән Марат сабый гына иде әле. Балачактан ук әниләре белән бергә тормыш йөген тартырга туры килде аларга. Әниләре Сәрия апа бик тырыш, уңган хатын иде. Гомере буе колхозда тырыш хезмәт куйды ул. Башта кечкенә генә өйдә яшәсәләр, берничә елдан, Сәрия апаның алдынгы хезмәткәр булуын исәпкә алып, гаиләгә колхоз хисабына салынган яхшы йорт бирделәр.
– Шөкер, шушы өебездә исән-сау гомер итәргә насыйп булсын, – дип сөенде күрше йортта яшәүче Сәрия апа. – Ничә еллар бәләкәй генә йортта интектек бит: кышкы суыкларда идән сыкылый, тәрәзәдән җил сызгыра иде. Ярыкларны каплау өчен ниләр генә эшләмәдем! Һәр эшкә ир-ат кулы кирәк шул. Улым Марат кул арасына керә башлады инде, рәхмәт яугыры. Кеше иренә әйтеп булмый, шикләнергә, көнләшергә генә торалар.
Гөлшат та, Марат та бик яхшы укыдылар. Түгәрәк йөзле, зур кара күзле Гөлшат бик матур җырлый иде.
– Үскәч, җырчы булам. Менә күрерсез, “сәхнәдә – Гөлшат Хәсәнова” диюгә, матур күлмәктән чыгып, җырлап, шаккатырырмын. Авылга кайтып, сезнең алда да концерт куярмын. Әни белән сине беренче рәткә утыртырмын, – дип хыялланырга ярата иде балакай.
Әмма, үсә төшкәч, хыяллары үзгәрде кызның: киләчәктә укытучы һөнәрен сайларга теләвен әйтте. Тарих укытучысы булу иде аның теләге.
– Укытучы булгач, җырлавыңны ишетә алмабызмы инде? Мин концертка бару өчен матур күлмәгемне дә әзерләп куйган идем бит, – дип шаяртуыма каршы Гөлшат:
– Саҗидә апа, балачак хыялы гына булган ул. Нинди җырчы чыксын инде миннән?! Мин матур җыр ишеткәндә генә җырлыйм бит. Синең өчен каникулларга кайткан саен бушлай концерт куярмын, борчылма. Әни белән икегезне өй түренә утыртып, шәһәрдән өйрәнеп кайткан җырларны башкарырмын, – ди иде.
Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлады, чыгарылыш имтиханнарын да бик яхшы билгеләргә тапшырды Гөлшат. Теләге дә кабул булды: Казан педагогия институтының тарих факультетына укырга керде. Укырга керүен белгәч, шатлыгының иге-чиге булмады.
– Мин укырга киткәч тә кереп йөр инде син, Саҗидә апа, әниемне үзен калдырма. Абый әле өйдә ул, әле юкка чыга. Үзең беләсең, әнигә бәла булып яши инде шунда, – дип, үтенечен дә белдерде Гөлшат.
Бу вакытта Марат “яшел елан” белән дуслашкан иде инде. Юньләп эшләгән җире булмаса да, әнисе тапканны туздырырга ярата, тарта, эчә иде. Берсендә Сәрия ару гына орышкан үзен: аңламас микән дигәндер. Соңрак бу хакта Сәрия апа үзе сөйләде.
– Улым, син бит мондый түгел идең. Нәрсә булды соң сиңа? Мин бит сезне, ышанычлы терәгем булырсыз дип, ялгыз үстердем. Сез икенче әти белән интекмәсен дип, кияүгә дә чыкмадым. Нигә болай кыланасың? Эшкә урнашырга кирәк, кулың эш белә бит, – дигән идем, Марат: “Әллә мин куштыммы кияүгә чыкмаска?! Ятмаска идең саклап”, – дип акырды, – дип елады күршем.
Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, диләр шул. Сәриянең балаларын матур тормышта яшәтү өчен ничек эшләвен, ничек тырышуын бөтен авыл белә. Гомер буе балалар дип яшибез дә, балалар гына кайвакыт өметләрне акламый шул...
Гөлшат Казанга китте. Тулай торактан бүлмә бирделәр. Каникулларда әнисе янына ашыга, озак кайта алмаганда, күршеләренә шалтыратып, әнисе белән телефоннан сөйләшә иде Гөлшат. Беренче курсны тәмамлагач, авылга кайтып, әнисенә печән әзерләргә, бакчаны карарга, терлекләр үстерергә ярдәм итте. Абыйсын да, орышып, начар гамәлләреннән туктатырга тырышты. Марат кына әнисе белән сеңлесенең үгет-нәсыйхәтләрен ишетмәде.
Икенче курска күчкәч, бер егет белән таныша Гөлшат. Аның хакында, каникулга кайткач, миңа да әйтте. Исемен генә әйтмәде.
– Бик акыллы егет. Без аның белән кайларга гына бармадык! Әти-әнисе белән Казанда яши. Озакламый ул мине алар белән таныштырачак. Мин аңа ышанам, без бик бәхетле булачакбыз! – дигән иде Гөлшат.
Сәрия егетне авылга алып кайтырга, танышырга тәкъдим иткән. Әмма егет кайтмады. Гөлшат та үзгәрде. Кышкы каникулда авылга кайтып та тормады.
– Әни, мин кайтып тормыйм, югалтма. Без Нияз белән ял итәргә китәбез. Яңа елны да шунда каршылыйбыз. Үзем хәбәргә чыгармын, – дип хәбәр иткән.
Сәрия бик борчылды. Ә Гөлшат кышкы каникулга да, аннан соң да авылга кайтмады. Дөрес, айга бер шалтыратып, исәнлеген белгертә иде. Нигәдер Сәрия дә кызы янына бармады.
Гөлшат киләсе җәйдә дә кайтмады. Анда да Нияз белән ялга китәбез, диде. Әмма бу сүзләрнең ялган булуын соңыннан гына белдек...
Икенче курста укыганда, Гөлшат бер егет белән таныша. Аның белән озак очрашмый, шулай да күрешүләр нәтиҗәсез узмый: Гөлшат авырга кала. Укын ташламый Гөлшат. Баланы да алып кайтырга ният кыла. Шуңа, икенче курсны тәмамлагач, җәйге ялга кайтмый. Июль аенда сау-сәламәт кыз бала тудыра ул. Бу хакта еллар үткәч кенә сөйләде Сәрия.
– Балага карасам, имезсәм, мин аны калдыра алмаган булыр идем. Ул вакытта миңа 20 яшь кенә иде бит әле. Янәшәмдә ярдәм итәргә беркемем дә юк иде, шуңа баланы тудыру белән аннан баш тарттым. Бәбиләткән табиб та, шәфкать туташлары да үгетләп карадылар, әмма карарым катгый булды. Дөрес эшләдем, дип уйлыйм. Бала белән нишләр идем?! Ә болай... укуымны тәмамлап, диплом алдым. Кияүгә чыккач, балаларым да булыр. Беренче йөклелекне төшертсәң, балаң булмаска мөмкин, диләр, шуңа баланы табарга булдым. Борчылмагыз, барысы да яхшы булачак. Нәни ул-кызымны матур җырлар җырлый-җырлый багачакмын әле мин, – диде, – дип сөйләде Сәрия.
– И кызым, син үзеңнең нинди зур гөнаһ кылуыңны аңлыйсыңмы? Нишләдең син?! Белгән булсам, баланы үзем барып алып кайта идем бит! Нигә болай эшләдең? Килер бер көн, балаңны эзләп йөрерсең! Мин – әниең әйтте, диярсең, – дип, такмаклый-такмаклый еладым, – диде Сәрия.
Тормыш үз көенә дәвам итте. Гөлшат, укуын тәмамлап, күрше районга эшкә кайтты. Шунда булачак ире белән танышып, бер еллап очрашып йөргәннән соң гаилә кордылар. Бер-бер артлы ике кызлары туды. Ире, кызлары белән Сәрия янына кунакка килеп йөрделәр. Кызлары да, Гөлшат кебек түгәрәк йөзле, чем-кара күзле, бик матур балалар иде. Озак та үтми Гөлшатның ире авырый башлады һәм тиз арада вафат та булды. Авыр кайгыга баткан Гөлшатны танырлык түгел иде.
– Нигә мондый бу язмыш? Без бит бик бәхетле идек. Мин аны терелтер өчен барысын да эшләдем бит. Кемнәр безне каргады?! Бәхетебезгә кемнәрнең күзе тиде?! – дип елады Гөлшат.
Авыз ачып сүз әйтмәсәм дә, күңелемнән генә әнисенең җылы кочагын, сөю-назларын, хәтта бер тамчы сөтен дә татып карый алмаган ташлап калдырылган сабыйны уйладым...
Тормыш дәвам итте. Бервакыт Гөлшат үзе авырый башлады. Ул авыруының сәбәбен белмәде, диагнозын да әйтә алмады. Хәтта Казанга барып кайтуын да, анда нигә барганлыгын да әйтә алмаган. Икенче юлы кызы белән бергә барган Сәрия:
– Казанга барганда, Гөлшат: “Мин бу юлдан бер узган идем бугай инде. Бу урын миңа таныш”, – дип әйтә. Әллә ялгыша башлаган инде? “Бардым” дип әйткән идең бит”, – дигәч: “Юк, мин бармадым”, – дип әйтә, – дип бик борчылып сөйләде.
Гөлшат ныклап авырый башлады. Сәрия ни үле, ни тере бер халәттә йөрде. Соңгы көннәрендә Гөлшат: “Балам кирәк! Кая минем балам? Нигә баламны алдыгыз?” – дип сөйләнә башлаган. Берсендә төнлә урамга ук чыгып киткән! Ярый әле Сәрия янәшәдә булган. Кышкы суыкта яланаяк, яланөс ишегалдында баласын эзләп йөргән хатынны ул алып кергән. Бу көннән соң ике көн бер ризык капмыйча, хәтта су да йота алмыйча бакыйлыкка күчте Гөлшатыбыз. Ике кызлары ятим калды...
Сәриянең үзенең дә соңгы көннәре ябылуда, улы тарафыннан җәберләнеп үтте. Ныклап эчәргә тотынган Марат Сәриягә тынычлык күрсәтмәде. Чисталыгы, аш-суга осталыгы белән тирә-юньдә дан тоткан Сәриябез суга тилмергән гөл кебек көннән-көн сулып, ялгыша ук башлады. Үз куллары белән корган җитеш тормышлы өенең караңгы бер почмагында җан бирде күршебез. Аны соңгы юлга озатырга килгән авылдашлар Сәриянең ябыгып, сулып калган йөзен күреп, телсез калдылар. Әллә, чыннан да, әнисе ташлаган сабыйның күз яшьләре төште микән бу гаиләгә? Әллә башка сәбәп булдымы...
Саҗидә Нәгыймова.
Фото – ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев