Әти-әни рәнҗешен алмасак иде
“Аллаһның ризалыгы – әти-әни ризалыгында. Аллаһның ачуы –әти-әни ачулануында”, – диелә хәдистә.
Әскыя апа белән Мөнир абый авылыбызга ерак Казахстан якларыннан күчеп кайтты. Безнең авыл белән бәйләнешләре булмаса да, берничә ел яшәү дәверендә шушы авыл кешеләренә әйләнде алар. Ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел булулары да үз кешегә әйләнергә ярдәм иткәндер, мөгаен.
Кайтып төпләнү белән бик матур бакча утырта башлады алар. Ул бакчада нинди генә агач-куаклар, яшелчәләр утыртмадылар! Авылдашларның күпчелеге ул чорда әле ят булган ташкабак, баклажан, кавын, карбыз кебек яшелчә-җимешләр үстерергә алардан өйрәнде. Киңәш сорап керсәң, берсен-берсе бүлдерми генә бакчачылык серләре белән уртаклаша иде алар. Киңәш кенә биреп калмыйлар, яшелчә-җимешләрнең орлыгын яки үсентеләрен дә биреп чыгаралар иде.
– Син дә утыртып кара әле.Әз генә карасаң, хәзер үсеп китә ул! Җимешләрен бирә башлагач, күрсәтерсең. Ә ташкабактан, баклажаннан бик тәмле кабымлыклар әзерләргә була. Үстереп кара әле, үкенмәссең, – диләр иде алар.
Кызлары Фирдәүсә һәм Рәмилә, уллары Рәсим дә үзләре кебек эшчән булды. Әти-әниләренә ярдәм итеп үстеләр.
Берничә ел кечкенә өйдә яшәгәннән соң, Мөнир абый белән Әскыя апа яңа зур йорт җиткерделәр. Тырышлыклары, хәләл көчләре белән салынган йортта бөтен мөмкинлекләрне дә булдырдылар.
Кызлары бер-бер артлы гаилә коргач, төп йортта уллары Рәсим белән генә калды бәхетле әти-әни. Рәсим район үзәгенә йөреп эшли башлады. Тормыш иптәшен дә ерактан эзләмәде: шушы авыл кызы Халисә белән кавышып, әти-әниләре янында яши башладылар. Халисәнең беренче иреннән туган улын да бик яратып кабул итте Мөнир абый белән Әскыя апа.
Менә шуннан башланды да бугай инде гаиләдәге каршылыклар. Әти-әниләре күпме генә ярдәм итсә дә, Халисә беркайчан да канәгать булмады. Ул, мөмкинлек чыккан саен, Рәсимне өйдән чыгып китәргә әйдәде.
– Хәзер әти-әни белән яшәү “не модно”. Син дә, мин дә район үзәгенә йөреп эшлибез. Әйдә, китик. Безгә монда ни калган?! Эшкә йөрергә дә, балага укырга да уңайлырак була, – дип, район үзәгендә яшәүнең җиңеллеген исбатларга тырыша иде.
Ахыр чиктә Рәсим Халисәсе белән килеште. Алар, фатир яллап, район үзәгендә яши башладылар. Мөнир абый белән Әскыя апа булдыра алганча улларының гаиләсенә ярдәм иттеләр. Рәсим, ялларда кайтып, әти-әнисенә булышкалап йөрсә дә, соңга таба кайтулар сирәгәйде. Ул әти-әнисе әзерләгән продукцияне алырга гына кайткалый иде. Халисәнең өйдә эшләргә яратмавына Рәсим: “Эштән арып кайта, шуңа өйдә җитешә алмый”, – дип, сылтау тапты. Халисә ашарга пешерергә дә, өй җыештырырга да, йорт эшләре белән шөгыльләнергә дә яратмый иде. Әллә шуңа, әллә башка сәбәп белән Рәсим белән Халисә, ун еллап бергә яшәгәч, аерылышырга карар кылдылар. Рәсим – әти-әнисе янына, Халисә үз йортына кайтып китте. Күпмедер вакыт үткәч, Рәсим бер хатын-кыз белән очраша башлады. Ике баласы булган Нәсимәне дә Мөнир абый белән Әскыя апа бик җылы кабул итте. Нәсимәнең кайбер кыланышлары ата-анага ошап бетмәсә дә, уллары сайлагач, сүз әйтмәделәр.
Нәсимә килү белән үз кагыйдәләрен урнаштыра башлады.
– Бу кадәр зур өй сез картларга ник кирәк?! Сезгә ике бүлмә дә җитә! Олы як һәм калган бүлмәләр безгә булыр, – дип, тиз арада өйне икегә бүлеп куйды. Уртадагы ишеккә йозак та салды хәтта!
Картлар киленнәре билгеләгән ике бүлмәгә чыгып урнашты. Алгы якта ашарга пешерсәләр, икенче як йокы һәм ял бүлмәләре буларак кулланылды. Рәсим исә “телсез”гә әйләнде. Мөнир абый белән Әскыя апа: “Без картларга әллә ни күп кирәкми. Җитә. Исән-сау булып, шунда яши алсак әйбәт”, – дип, бу вакыйгага игътибар бирмәскә тырышты.
Яшелчә, җиләк-җимеш үстергәндә, Мөнир абый белән Әскыя апа бакчадан керми эшләсә, уңыш бирә башлагач, бакчаны Нәсимәнең туганнары яулап алды. Көзен бәрәңге алгач, Рәсим әти-әнисенә ике капчык бәрәңге кертте дә: “Сезгә шушы бәрәңге җитә, дип уйлыйм. Картлар күп ашамый ул. Яңадан соранып йөрмәгез!” – дип, ишеген каты гына ябып чыгып китте. Ата белән ана күз яшьләрен бер-берсенә күрсәтмичә генә елады. Бераздан Рәсим белән Нәсимә, үз якларын бикләп, район үзәгенә күченде.
Әскыя апа авырый башлады. Башта Мөниренә дә, кызларына да берни әйтмәде. Ныклап хәлсезләнә башлагач, әйтми булдыра алмады. Табиблар һәм якыннары берни әйтмәсә дә, ул гомеренең бик аз калуын яхшы аңлый иде.
Әнисе авырып, урын өстенә калгач та Рәсим авылга кайтып күренмәде. Әтисе, апалары күпме генә чакырса да, ул әнисе янына кереп чыгарга вакыт тапмады.
– Вакытым юк, эштә бит мин. Нәрсә, әле үләргә ятмагандыр бит?! Вакыт булгач кайтырмын. Юк-бар белән борчымагыз, – дип җавап бирде.
Әскыя апаны Мөнир абый белән кызлары, кияүләре карады. Соңгы сулышын алыр вакыт җиткәч, ул:
– Соңгы тапкыр улымны күреп, кулларыннан бер генә сөярмен, дигән идем, булмады. Күрә алмам ахры. Сүзләремне Рәсимемә җиткерегез: мин аны бик яраттым. Төпчек улыбыз бик кадерле балабыз булды. Сайлаган яры белән бәхетле булсын иде. Атагыз да бик озакламас, минем арттан килер. Рәсим әтиегез белән, сезнең белән әйткәләшеп йөрмәсен. Мал бүлешеп ямьсезләнмәсен. Һәркайсыгызның үз дөньясы. Бу өйне энегез исеменә яздырдык, аның өчен безгә үпкәләмәгез. Мөнир белән шулай яхшырак булыр, дип килештек. Сезнең үз йортларыгыз бар, тормышыгыз ныклы, җитеш. Ә Рәсим тегендә-монда йөреп интегә. Атагызны рәнҗетмәгез, мәңге риза-бәхил булмам, – диде.
Тыныч, сабыр гына мәңгелек йортка күчте Әскыя апа. Рәсим, әнисен зиратка алып китәр вакыт җиткәч кенә кайтты да, аны җирләү белән китте. Нәсимә килен кайнанасын җирләргә кайтып та тормады.
Мөнир абыйга яраткан Әскыясен югалту бик авыр булды. Ул әле бер кызында, әле икенчесендә яшәп карады да ахырда: “Үз почмагыма кайтам, анда Әскыям рухы яши. Көтә торгандыр”, – дип, үз йортына кайтып китте. Әкрен генә булса да бакчада йөреп, күрше-күлән белән хәл-әхвәл белешеп яшәде. Күршеләре дә, кайсы – коймак, кайсы бәлеш пешереп, Мөнир абыйга тәмле ризыкларыннан өлеш чыгардылар. Кызлары, кияүләре дә, әле берсе, әле икенчесе килеп ярдәм итте.
Мөнир абый кайтып озак та үтмәде, Рәсим белән Нәсимә дә төп йортка кайтып яши башлады. Менә шуннан соң башланды инде авыр көннәр. Улы белән килене әтиләренә тыныч яшәргә ирек бирмәде. Нәсимә беркайда да эшләмәде, өйдә торды. Бер йортта яшәгән әтиләрен үзләре пешергән кайнар ашка, мунчага чакыру уйларына да килмәде. Шул ук вакытта, Мөнир абый янына кереп, аңа теләсә нәрсә әйтүдән, аңа бәйләнүдән тайчанмадылар. Бер кергәндә, килене Мөнир абыйга:
– Тыныч кына яшәрмен, дип уйлама, мин сиңа андый мөмкинлек бирмәячәкмен. Бу синең өең түгел! Телибез икән, бүген үк куып чыгарабыз. Газ биреп торганга рәхмәт әйт! – дип кенә кычкырды.
Рәсим бу сүзләрне ишетеп торса да, ачуланмады. Киресенчә:
– Әти, сиңа күп калмагандыр инде, озаклап маташма. Әллә үзеңне бик кирәк дип уйлыйсыңмы? Ашың ашалган инде. Безнең тормышка кысылма, – дип әйтеп куйды.
Мөнир абый кимсетүгә түзә алмыйча:
– Улым! Килен! Әйтегез әле, без сезгә нинди начарлык эшләдек? Әниегез дә сезнең кыланышыгызга түзә алмыйча китеп барды бит. Сиңа соңгы сүзләрен дә әйтә алмады бит, улым. Күпме көтте ул сине! Миннән дә туйдыгызмы? Сезгә күренмим дә бит инде югыйсә. Китәрмен, улым, вакыт җитәр. Әмма син бездән соң бәхетле булырмын, дип уйлый күрмә. Ата-ана бәхиллеген алмыйча, бу хатының белән бәхетле була алмассың. Шуны исеңдә тот, мин бик рәнҗим сиңа! – дип, сүзен төгәлләргә өлгермәде, Рәсим йодрыгы белән аның күкрәгенә сукты.
Мөнир абый бер мәлгә тынсыз, өнсез булып калды. Беразадан соң, авыр тын алып: “Чыгып китегез. Күмәргә дә килеп йөрмәгез. Җәсәдем янында басып торуыгызны теләмим”, – диде.
Аннан соң да Мөнир абый улы белән килененнән байтак җәбер-золым күрде. Аның кызларына, күршеләренә кереп йөрүенә дә чик куелды. Килен капкага бик куйды, шул сәбәпле алар йортына үзләреннән башка бер кеше дә керә алмады.
Мөнир абый, елдан артык бикле ишек артында яшәгәннән соң, Әскыясе янына юл тотты. Ул да сыкранмый, зарланмый гына китеп барды. Аның ябыгып, сулып картайган йөзендә авыр тормыштан котылу сөенече дә чагыла иде кебек.
Мөнир абыйны соңгы юлга озатып, җидесен укыту белән кызларга да, кияүләргә, оныкларга да төп йортка юл бикләнде.
– Хәзер әти, әни юк. Үзебез яшәгән йорт дип, килеп-китеп йөрмәгез. Монда сезне бәйләп тотучы бер әйбер дә юк. Аш үткәрәсегез килсә, үз йортыгызда үткәрегез. Миндә эшегез дә, йомышыгыз да булмасын! – диде Рәмис туганнарына.
Кызларның да әти-әни булмаган шыксыз йортка киләселәре килеп тормый иде. Энеләренең хәлен белү өчен, берничә тапкыр шалтыратып карасалар да, Рәсим телефоннан сөйләшергә дә җай тапмады.
Рәсим белән Нәсимә өйләренең әле бер почмагын, әле икенчесен үзгәртергә, ремонтларга тотынды. Нәтиҗәдә өй сүтелгән, җимерелгән иске йортка әйләнеп калды. Төзекләндерү эшләрен башкарып чыга алмагач, өйне сатып, янәдән район үзәгенә юл тоттылар.
Бервакыт Рәсим үзендә хәлсезлек сизә башлады. Иртән торгач, яхшы кәеф белән эшкә китә. Әмма бер-ике сәгать кыймылдауга хәле бетә. Табибларга йөри башлагач, анда яман чир булуы ачыкланды. Беркайда да эшләмичә, Рәсим акчасына яшәсә дә, Нәсимә иренең авыруын ялкаулык дип кабул итте.
– Тагын кайтып аудыңмы? Хәчтерүш! Сиңамы соң эшләү?! Ата ялкау! Булдыксыз син! Эшләмичә, ашап кына ятармын, дип уйлама. Мин сине ашатып, тәрбияләп ятарга җыенмыйм, – дигән сүзләрен авырып урынга яткан саен ишетте Рәсим.
Чире көчәеп, эшли алмый башлагач, Нәсимә аны урамга куып чыгарды.
– Атаң белән анаң кебек ялкау син! Булдыксыз кеше белән яшәргә җыенмыйм! Кемгә кирәк, шул алсын да карасын! Ничә ел гомеремне синең белән интегеп уздырдым бит, – дигән сүзләрен ишеткәч, Рәсимнең бар гомере күз алдыннан үтте. Әтисенең, әнисенең аңа рәнҗеп китүләрен шунда гына аңлады ул.
Урамда калган Рәсим кая барырга белмәде. Апаларын, җизнәләрен дә рәнҗетте бит. Нәсимәнең котыртуы, аның ялган сүзләре аркасында алар белән күпме әрләште. Шуңа алар янына барырга көч тапмады ул. Ике көн урамда йөреп, төннәрен күпфатирлы йорт подвалларында уздырганнан соң туган авылына, әтисе белән әнисенең каберләренә юл тотты Рәмис.
– Килдем, әти, әни. Сезнең янга килдем. Мине дә үз яныгызга алыгызчы. Мин сезгә күпме борчу китердем. Бик соң аңладым шул. Сез миңа кирәк, әти, әни! Мин сез барында гына көчле булганмын, сез барында гына рәхәт яшәгәнмен. Урамда яшәп алҗыдым мин. Сездән, апаларымнан башка яшәүнең бер мәгънәсе дә юк икән. Эх, үткәннәргә кире кайтып булса!.. Кире кайтыр юллар юк шул, ябылган, – дип, кабер туфрагын тырный-тырный елады ир.
Аны ике көннән соң гына таптылар. Якынының каберен зиярәт кылырга килгән авылдашы күргән. Куллары, битләре комга баткан, ябыгып, кече-
рәеп калган энеләренең гәүдәсен күргәч, апалары-җизнәләре телсез калды. Рәсимнең болай итеп, кадерсез китүен алар әти-әниләренең рәнҗеше дип кабул итте...
Исемем редакция өчен генә.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев