Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Роберт Харисов: “Манара куясым килә!”

Район мәдәният йорты фойесындагы күргәзмәдә Роберт Харисовның агач эшләнмәләре күзгә ташланды. Аның эшләре республика күләмендә конкурсның район этабында җиңү яулады. Ветераннарның халык иҗаты бәйгесендә “Агач эшләнмәләре” номинациясендә райондашыбызга тиңнәр булмады.

Иске Карамалы авылында гомер итүче Роберт абыйны авылдашлары уңган-булган ир-егет буларак белә һәм хөрмәт итә. Агач эше белән ул моннан дүрт ел элек шөгыльләнә башлый. 
– Балаларыбыз кечерәк вакытта саламнан өйләр ясый башладым. Саламны пешереп, аннан соң ярып, үтүкләп, такта хәленә китерә идем. Элек бит нәрсәдер ясыйм дисәң, кирәкле материаллары юк иде. Салам өйләр чын өйнең кечкенә күчермәсе кебек була. Тәрәзә йөзлекләре ясап, пәрдәләр дә элеп куйгач, үзем дә шунда кереп яшәрдәй була идем, – дип искә ала Роберт абый.
Мәктәпне тәмамлагач, Роберт башкаланың “Оргсинтез” заводында аппаратчы булып эшли. Хәрби хезмәтне егет Германиядә ракета гаскәрләрендә үтә.
– Мәктәптә укыганда ук рәсем дәресләрен бик ярата идем. Армиядә безнең бүлекнең Ленин бүлмәсен бизәү минем өстә иде. Бергә хезмәт иткән егетләргә альбомнарны да шактый ясадым. Хәрби хезмәттән соң хезмәт юлымны Иске Карамалы АТСында шофер булып дәвам иттем. Соңрак ПМК-13тә автобуска утырдым, вахта йөрттем. Кул эшләренә хирыслык гомерем буе озата бара. Балалар кечкенә чакта бакча өчен урындыгын, сыерчык оясын ясыйсың, мәктәптә укыганда стендлар, башка кирәк-яраклар белән мәш киләсең, – ди Роберт абый.
Роберт абый өендәге һәр эшне үзе башкарырга тырыша. Мәһабәт йортларының эчке эшләрен дә үзе башкарган, ишек-тәрәзәләрен дә үзе яңарткан. Бизәкләп эшләнгән агач шкатулкалар, куна такталары, гөл аслыклары да йортка үзгә бер ямь биреп тора. 
– Яңа ел алдыннан Роберт түр бүлмәгә камин эшләп куйды. Кулы эш белгән, һәрнәрсәне үзе булдырырга сәләтле тормыш иптәшем белән горурланып яшим. Робертны мин мәктәп елларыннан ук беләм. Мәктәпне тәмамлагач, Иске Карамалы авылы китапханәсенә эшкә урнаштым. Бер ел укыгач, Казанга киттем, көллияткә укырга кердем, технолог-лаборант белгечлеген үзләштердем. Ике ел Казанда каучук заводында эшләдем дә: “Роберт башкага өйләнә күрмәсен тагын!” – дип кайттым. Ярый әле, яшь кенә булсам да, дөрес фикерли белгәнмен. Иптәшемнән бик уңдым, гомер дәвамында ул минем терәгем, киңәшчем булды, – ди Роберт абыйның тормыш иптәше Дилбәр апа.
Харисовларның йортында тактага яндырып эшләнгән чәчәк сурәте бар. Аңа “Хатыныма бүләк” дип язылган. 1985 елда сөеклесе 23 яшенә ясаган бүләкне бүген дә кадерләп саклый хәләле.
– Төне буе утырып, иртәнгә генә ясап бетергәнем бүген дә истә. Алга таба да матур агач эшләнмәләре ясыйсым килә. Идеяләр үзеннән-үзе туа, социаль челтәрләрдән “урлашканым” юк. Интернет белән дус түгел, аның нәрсә икәнен дә белмим. Тормышның кадерен, һәр көннең тәмен белеп яшәргә кирәк! Кеше мәңгелек түгел, – ди Роберт абый.
Роберт Харисов соңгы ике елда авыл зиратын тәртиптә тоту мәсьәләсен дә үз өстенә алган. Бүген ул зират йортына манара кую уе белән яна. 

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев