Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Кул эшләре остасы

Иске Карамалы авылында яшәүче Светлана Сәлахова кул эшләре белән яратып шөгыльләнә. Фоамираннан ясалган чәчәкләре дә, чигүле картиналары да бихисап аның.


– Беренче тапкыр кулыма энә белән җепне алты яшемдә алган идем. Мәктәптә укыган вакытта бәйләм җебеннән чәчәкләр, кешеләр, тәвә кошлары ясадым, аннан соң картиналар чиктем. Интернет челтәреннән күреп, төрле әйберләр ясарга өйрәндем. Иптәш кызым исә фоамираннан чәчәкләр ясау серләренә төшендерде. Бәлкем, бу мавыгулар бер шөгыль генә булып калыр иде. Инде гаилә корып, үз көемә генә яшәгәндә, кызым балалар бакчасына эшкә керде. Тәрбияченең эше шундый бит инде аның – һәр чарага кул эшләнмәсе кирәк. Ярдәм йөзеннән пластик шешәләрдән, башка төр чималдан әле бер әйбер, әле икенче әйбер ясыйм. Төрле хайваннар да ясарга туры килә, – ди Светлана.
Моннан ун ел элек ул каз каурые һәм йон эшләнмәләреннән әйберләр ясап карарга уйлый. Ул вакытта район күләмендә үткәрелгән бәйгедә үзенең кул эшләре белән катнаша. Соңыннан үзе ясаган әйберләрне, интернет челтәреннән күреп, төрле төсләргә буярга өйрәнә. Бүген Светлана ныклап каз йоны һәм каурыйларыннан төрле декоратив әйберләр ясый. Аның эшләнмәләрен төрле җирләрдән килеп алып китәләр хәтта.

– Елның елында күпләп каз тота идек. Әни белән казларны чистартканда йоннарын җайлап кына ала идек. Чөнки беләбез – йон-каурыйлар безгә киләчәктә төрле эшләнмәләр ясарга кирәк булачак. Төрле бәйгеләргә һәм конкурсларга күргәзмә өчен шкатулкалар да ясый әнием. Баудан кәрҗиннәрне дә бик матур итеп үрә. Без кечкенә чакта мәктәп өчен төрле бәйрәмнәргә рәсемен дә, кул эшләнмәсен дә ясап җибәрә иде. Безнең ясап алып килгән әйберләр башкаларныкыннан һәрвакыт аерылып торды. Әнинең кулына берәр әйбер эләксә, “Бу әйбердән нәрсә ясарга була икән?” – дип уйлый башлый. Үзенчәлекле эшләнмәләре белән мактанып йөрми, бик тыйнак ул безнең, – ди кызы Наилә.
Мәктәпне тәмамлап, пешекче һөнәрен үзләштергән якташыбыз районның картлар һәм инвалидлар йортында өлкәннәрне карый, шул ук вакытта Иске Карамалы авылында хат ташучы булып эшләргә дә өлгерә.
Светлана Тадҗикстан якларында туган. Әтисе – башкорт, әнисе –  тумышы белән Әмәкәй авылыннан. Булачак тормыш иптәше Алмаз белән ул Мөслимгә кунакка кайткач таныша. Хәләле Иске Карамалы авылында почта бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли. Уллары Булат Мөслим политехника техникумында пешекче һөнәрен үзләштерә.

– Мин үзем мәктәптә кызларга хезмәт дәресен укыттым. Без укыткан чорда кулына энә тота белмәгән, чигеп-бәйләп карамаган кыз бала бик сирәк иде. Светлана һәрвакыт минем янымда булды. Тегәргә дә, бәйләргә дә өйрәнде. Балаларына да әллә кайдан йон җепләр юнәтеп, бик матур камзуллар, күлмәкләр, башлыклар бәйли иде. Декрет ялында утырганда да барысына җитешә, бәйли дә, тегә дә, кул эшләнмәләре белән мавыгырга да вакыт таба иде, – ди әнисе Илмира ханым.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев