Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Истәлекләр эзсез югалырга тиеш түгел!

Тарихи әйберләрне гаилә күз карасыдай саклый.

Шакир Вильданов гомеренең 25 елын хәрби хезмәттә үткәрә, шуның 10 елы Ерак Көнчыгышта уза. Хәрбиләргә хас төз гәүдә, мәһабәт буй-сын, лачындай караш үзендә.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләрме әле?! Шакир абый – оста ташчы, агач белән эшләү остасы, тимерче дә. Үз куллары белән җиткергән ике катлы йортта тормыш иптәше Зөлфия белән бәхетле гомер кичерә алар.

Вильдановларның гаилә музее да бар. Яңа йорт җиткергәнче дип салынган йортның бер бүлмәсендә урын алган тарихи әйберләрне гаилә күз карасыдай саклый.

– Шакир “времянка” дип салган иде бу йортны, хәзер ул гаилә музее буларак хезмәт итә. Әйберләрне без 5-6 ел элек җыя башладык. Шакир хәрби кеше булгач, төгәллек, пөхтәлек ярата. Музей бүлмәсендә дә һәр нәрсә тәртип белән куелган. Монда хәрби гаскәрләрнең һәммәсенең шевроны, значогы, погоны урын алган фурнитура да бар. Районда хәрби комиссариат булган чорлардан калган плакатлар да музей диварларында урын алды. Хәрби-патриотик рухта эшләнгән бүлмәдә хәрби-сугышчан теманы яктырткан элеккеге китаплар да бик күп, – ди Зөлфия апа.

Монда иске телефоннар, керосин лампалары, чүлмәк, күмер үтүге, элеккеге чор фотоаппараты, тукмак, игәү, чүкеч,  граммофон, видеокассеталар заманыннан калган видеомагнитофон, иске телевизорлар, хан заманыннан калган бильярд өстәленә кадәр бар.

– Музейда әти-әниләребезнең көнкүрештә кулланган әйберләрен урнаштырдык. Зөлфия белән кая барсак та, борынгы әйберләр табып алып кайтырга тырышабыз. Күп әйберләрне бүгенге яшь буын китаплардан укып, музейларда гына күреп белә. Әби-бабаларыбызның яшәү-көнкүреше эзсез югалырга тиеш түгел, истәлек буларак сандыкларда гына да ятарга тиеш түгел, – ди Шакир Вильданов.

Шакир абый белән Зөлфия апаның ике арада булган җылы мөнәсәбәтләрен дә күрмичә калу мөмкин түгел. Яшьлектә булган саф хисләр инде әби-бабай булгач та озата бара үзләрен. Дүрт оныклары булса да, күңелләре 18дә кебек! Гаилә музеенда аларның яшь чакта бер-берсенә язган хатлары да саклана. Хатларның саны 300гә җитәдер. Кызыксынуымны җиңә алмыйча, мин аларның берничәсен укып та чыктым. “Матурым”, “җаным” дип, сагыныч тулы хисләр белән язылган хатлардан әйтеп бетергесез җылылык бөркелә.

Зөлфия – Яңа Үрәзмәт авылы кызы. Минзәлә медицина училищесын тәмамлагач, кызны юллама белән Каенсаз авылына фельдшер итеп билгелиләр. Бер айдан авылга ике ел Венгриядә армия хезмәте үткән Шакир кайтып төшә. Бер күдә гашыйк булып, хисләрен еллар белән сыный алар. Өйләнешкәч, Шакирны прапорщиклар мәктәбенә чакырып алалар. Ул вакытларда хәрбиләргә контроль аеруча көчле була. Шакир абый көтеп алган беренче балаларын – Тимурны бер яшь тулганда гына күрә ала. Соңыннан гаилә ун елга якын Ерак Көнчыгышта – Раздольный бистәсендә яши. Биредә яшәү дәверендә Шакир абыйга ике тапкыр фатир бирәләр. Үз куллары белән фатирларына кибетнекеннән тамчы да аерылып тормаган кухня гарнитуры, стенка ясый оста куллы ир-егет.

– Шакирның кулы эш белгәч, беркемгә дә ялынасы юк. Ишегалдындагы һәр корылманы үз куллары белән булдырды ул. Оныкларыбыз өчен атынгычлар да ясап куйды. Йорттагы өстәл-сәкеләр, урындыклар да аның кулы белән эшләнгән. “Строим сами” журналларын яратып ала идек. Бүген дә Шакир яңа әйберләр ясау идеясе белән янып яши, – ди Зөлфия апа.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев