Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Хенд-мейд остасы Алсу

Хәзер хатын-кызлар кием-салым гына түгел, сумка да бәйли, ротангтан кәрҗиннәр дә үрә. Райондашыбыз Алсу Мортазина балалар өчен комбинезоннар, шапка-шарфлар, хатын-кызларга чәшке йоныннан кардиганнар, джемпер һәм свитерлар бәйли. Идәндәге келәмгә кадәр бәйли ул!

– Бәйләргә, тегәргә кечкенәдәдән өйрәндем. Башта журналлардан карап бәйләдем. Аннан интернет ярдәмгә килде. Социаль челтәрләр аша да яңа идеяләр алырга була.
Кул эшләремне күреп, Россиянең төрле шәһәрләреннән мөрәҗәгать итүчеләр бар. Осталыгымны камилләштерү өстендә эшлим, танылган осталар уздыручы мастер- классларда катнашам, – ди Алсу.
Алсу – Мөслим кызы. Уфа медицина университетын тәмамлап, педиатр булып эшли. Бүген райондашыбыз – декрет ялында. Кечкенә улы йоклаганда кул эшләре белән шөгыльләнә. 

– Алсу чимал буларак табигый җепләр, йон, киҗе мамык тукымалар гына куллана. Балалар кечкенә чакта берсеннән- берсе матур киемнәр бәйләп бирде. Бүген дә, кибетнекеннән аерылып торсын дип, киемнәрне заказ нигезендә Алсудан тектерәбез.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 19 май санында

Лилия Шәймиева

Фотолар - А. Мортазинаның шәхси архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев