Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Күңел бизәкләре

Осталыгы нәселдән килә

Гөлсинә Сафинаның кул эшләреннән яктылык, самимилек, үзгәлек бөркелеп тора. Мөслим урта мәктәбендә хезмәт укытучысы булып эшләүче райондашыбыз – җитмеш җиде төрле һөнәргә ия кеше.

– Кул эшләренә осталыгым да, матурлыкка тартылуым, хирыслыгым да әниемнән килә. Җеп эрләргә дә, калганына да әнидән өйрәндем. Без кечкенә чакта кул эшләрен белмәгән кыз бала бик сирәк иде. Чигү, бәйләү, тегү эшләре – тормышта бик кирәк нәрсә. Балаларым да кул җылысы салып бәйләгән киемнәрне киеп үсте, – ди Гөлсинә апа.

Гөлсинә Сафина – Спас районының Болгар шәһәре кызы. Булачак тормыш иптәше Фатих белән ул Баланлы авылында таныша.

– Мин ул вакытта “Шуганка” совхозында инженер булып эшли идем, Гөлсинәнең туганы Баланлы авылы егетенә тормышка чыккач, кыз апасы янына кунакка кайткан иде. Бер күрүдә гашыйк булдым. Өч ай гына очрашып йөрдек, өч ай эчендә өч мәртәбә генә күрешү насыйп булды безгә. Ара да бик ерак бит – 360 километр! Гаилә коргач, Гөлсинә Шуганка авылындагы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлады. Белеме буенча шәфкать туташы булса да, аның һөнәре буенча авылда эш булмады. Болгарда Гөлсинә хирургия һәм операция шәфкать туташы булып хезмәт куйган. Нәрсәгә тотынса да, ул аны ялт итеп башкарып чыга. Кулларыннан гөлләр тама дип, нәкъ менә Гөлсинә кебек кешеләр турында әйтәләрдер, – ди Фатих абый, хәләле белән горурланып.

Балалар тәрбияләү өлкәсендә эшен дәвам иткән Гөлсинә апа Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлый, читтән торып Алабуга дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты факультетында белем ала. 

Югары белемле татар теле укытучысы, кул остасы, шәфкать туташы һәм бик ярдәмчел кеше, коллективта үз кеше диләр аның турында хезмәттәшләре.

– Гөлсинә Кадыйровна үзенең дәресләрендә укучыларга теоретик белем генә түгел, ә эстетик тәрбия дә бирә, практик дәресләргә басым ясый. Үзе бар эшкә дә оста: чигү чигә, бәйләм бәйли, бик тәмле ризыклар әзерли. Ул – матурлык дөньясына гашыйк кеше һәм үзе укыткан фәнне бик төгәл белүче компетентлы белгеч. Тормыш иптәше Фатих Нуруллович белән алар Баланлы мәктәбеннән Мөслим урта мәктәбенә эшкә килделәр. Хәләле тарих һәм җәмгыять белемен укыта. Алар икесе дә – позитив, һәр эштә башлап йөрүче остазлар, укыткан фәннәрен фанатларча яраткан хөрмәтле педагоглар. 26 ел Баланлы мәктәбе директоры булып эшләгән Фатих Нурулловичның алдан күрә белү сыйфатлары да бар. Коллективтагы һәр укытучы турында горурланып сөйләрлек! – ди мәктәп директоры Гөлшат Галиева.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2025 ел 10 октябрь саныннан укыгыз

Фото – Г. Сафинаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев