Буш вакытын кул эшләренә багышлаган, матурлыкка гашыйк Айгөл Шәйгарданова балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлегендә укытучы булып эшли, “Россиянең атказанган халык иҗаты коллективы” исеменә лаек булган “Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамблендә чыгыш ясый.
Идеяләрен, хыялларын тормышка ашырып, тормыш иптәше Айрат белән 2023 елда өченче өйләрен салып кергәннәр. Заманча уңайлыклар белән беррәттән, тән генә түгел, җан да ял итә торган матурлык тудырырга тырышып яшиләр алар.
Интерьерда иң беренче булып нәфис кул хезмәте кергән җиһазлар күзгә ташлана. Кунак бүлмәсенә ял итәр өчен Айгөл челтәрләп үреп атынгыч эшләп куйган. Бизәкләрен үзе уйлап чыгарган. Шулай ук түшәмгә беркетелгән кузы креслода тәнне язып ял итәргә була. Аны җәйге верандалары өчен бәйләгән булган. Кышка өйгә керткәннәр. Гөл чүлмәге салынган асылма савытның озын чуклары бүлмәдә үзенчәлекле ял атмосферасы тудыруда үз ролен үтәп, аңа серлелек өсти. Җиһазларның барысы да макраме техникасы белән чыдам, ныклы махсус баулардан эшләнгән. Төсләрен дә интерьерга туры китереп сайларга тырышканнар. Һәммәсе дә өйдә гармония тудыруга хезмәт итә. “Айрат белән барысын да алдан уйлап, фикерләшеп эшлибез”, – ди Айгөл. Гаилә тормышында алга куйган девизлары да “Килешеп эшләнгән эш ике мәртәбә тизрәк эшләнә” дип яңгырый аларның. Аны матур итеп диварларына язып элгәннәр.
– Үрә белмәгән кешегә бизәкләре катлаулы тоелса да, җаен белеп алсаң, бер авырлыгы да юк – бөтен бизәкләрдә дә бертөрле төен, – дип көлә Айгөл.
Кул эшләренә мәхәббәт гаиләдән башланган дип саный Айгөл. Әтисе Риф абыйның белмәгән эше юк. Төзегән йортларының һәр почмагына аның кул җылысы кергән. Нәрсәгә тотынса да булдыра. Әтисе яклап апалары да тегәргә оста. Әнисенең апасы Флүзә ханымның да кулыннан энә-ыргак төшми.
Заманча кул эшләре белән чынлап торып кызыксыну мәктәп елларында башланган. Остазы, Мөслим гимназиясенең технология укытучысы Эльвира Ермолаеваның түгәрәкләрендә бик күп төрле кул эшләренә өйрәнеп калган Айгөл.
– Беренче кул эшемне әле дә хәтерлим: җәйге майка иде ул. Биш рәтен узгач матур бизәк чыга торган узор белән бәйләнгән киемемне озак еллар яратып кидем, – дип, укытучысын рәхмәт хисләре белән искә ала.
Кул эшләрен мәктәпне тәмамлагач та ташламый Айгөл. Кызы белән улы кечкенә чакта бәйләп кидергән киемнәре әле дә саклана. Туганнарына, дусларына ыргак белән челтәрләп бәйләгән салфеткаларын бүләк итәргә ярата.
– Кич белән телевизор караганда ничек тик утырып була ул? Андый кешеләргә шаккатам. Күңелгә рәхәтлек бирә, ял иттерә, көндәлек борчулардан арындыра торган шөгыль бит ул – кул эше, – ди Айгөл.
Элегрәк чигәргә, энә белән бәйләргә яраткан. Хәзер ыргак белән сумкалар, күлмәк өчен якалар, кулоннар, мендәр, уенчыклар, изү, шапкалар да бәйли. Киемнең төсенә, образга туры китереп, бу әйберләрне үзенчә эшләү бик ошый аңа. Интернетта бик күп яңа кул эшләренә үзлектән өйрәнергә була. Айгөл мастер-классларда алган белемнәрен иҗади куллана. Шуңа күрә ул бәйләгән әйберләр уникаль булып чыга.
Бүген инде, интерьерга туры китереп, подставкалар, шкатулкалар ясау белән дә мавыга.
– Алар бүләк итәр өчен дә бер дигән! Мондый бүләкне күпләр бик кадерләп саклый, – ди ул.
Кулдан эшләнүе белән гаилә бюджетына экономия булса да, чимал сыйфатлы булмаса, чыдамлы җиһаз эшләрмен, димә! Җиһазлар, сумкалар өчен җеп-бауларын гына түгел, каркасларын, фурнитурасын да сатып алмыйча булмый. Әмма яңалыкка, матурлыкка омтылучы яшьләрне бу куркытмый. Кибетләрдә хәзер ни генә юк! Фантазияңне эшкә җик тә, иренмичә тотын гына. Карап торганда, үрү бик җиңел эш булып тоелса да, кайбер җепләр каты, кулны да кисә икән, шуңа күрә перчаткалар киеп эшләргә туры килә.
Әнисеннән күреп, кызлары һәм уллары да кул арасына керергә – өй эшләрендә булышырга ярата. Аларның да үз шөгыльләре бар: Айсинә рәсем ясаса, Самат легодан төрледән-төрле конструкцияләр җыю белән мавыга.
Айгөлгә үзе белгәннәрне башкаларга да өйрәтү ошый. Педагог булып эшләве ярдәм итә: “Пушкин картасы” кысаларында мастер-класслар да үткәрә, балаларга макраме техникасында беләзек ясарга өйрәтә.
Яшерен хыяллары да бар аның.
– Кибеттә җаның теләгән әйберне табып була хәзер. Таба алмаганын заказ биреп эшләтергә мөмкин булгангамы, замана балалары кул эшенә өйрәнергә теләми, иренәләр, димме. Кул эшенә кирәкле барлык әйберләре дә үзендә булган, балаларга гына түгел, өлкәннәр өчен дә мастер-класслар үткәрерлек үз остаханәмне булдырасым килә, – ди Айгөл.
Кайнанасы Тәслимә Шәйгарданова – электән бик оста тегүче. Киясе килгән теләсә нинди күлмәкне, бернәрсәсе дә юк аның, дип, тегеп бирә ала торган кеше. Аннан өйрәнү өчен тегү машинасы да алып куйган Айгөл. Алдагы хыялы – тегәргә өйрәнү. Исеменә туры килгәнчә, тормышын гөлгә күмеп яшәүче Айгөл анысын да булдырыр.
Динар Нуретдинов фотосы.
Нет комментариев