Курчак остасы Гөлүсә
Кыз балаларның барысы да курчаклы уйнарга ярата. Гөлүсә Мостафина да шулай – әти-әнисе эштә чагында курчаклар белән мәш килә. Мәктәптә укый башлагач та, елмаеп каршы алучы дусларын сагынып кайта кызчык. Уенчыкларны җанлы диярсең! Курчаклары белән сөйләшеп, серләшеп туя алмый.
Энҗе апа белән Ильяс абый гаиләсендә көтеп алынган беренче бала булып дөньяга килгән Гөлүсә яхшы укуы белән сөендерә. Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Алабуга педагогия институтына юл тота. Диплом алгач, 1999-2012 елларда Яңа Усы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән укыта.
– Энә һәм җеп алып, курчакларыбызга үзебез теләгән киемнәрне тегеп кидерә идек. Укытучы һөнәрен сайласам да, күңелем белән мин һәрвакыт курчаклар дөньясында яшәдем. Лаеклы ялга чыккач, яшьлек елларында ук иңнәремә канат куйган хыялым чынга ашты: дистә елга якын курчаклар тегәм, – ди Гөлүсә апа.
Тильда курчакларын тегәргә ул, компьютердан карап, үзлегеннән өйрәнә. Башта ялгышлар да күп була. Тора-бара Тильда курчакларын тегү остасына әйләнә Гөлүсә апа. Тильда курчагын аерып торучы элементлар – кечкенә кара төртке күзләре һәм битләрендәге алсулык.
– Тильда курчакларын стенага эләләр. Бу курчакларның күзләре генә бар, авыз-борыннары юк. Бу махсус эшләнә! Курчакның нинди хисләрне чагылдыруын (елыймы ул, көләме) бала үзе күзаллый. Курчак тегеп бирергә сораучылар аны кызы яисә улына охшатып ясавымны сорый. Балалар киемнәренә охшатып тегелгән курчакларым да бик күп. Хәзер мин күбрәк озын аяклы курчаклар – Снежкалар тегәм. Аларны “Большеножка” дип тә йөртәләр, – ди Гөлүсә апа.
Бүгенге көндә ул Яр Чаллы шәһәрендә яши. Үз эшен яратып, бөтен күңелен биреп эшләгәне күренеп тора. Гөлүсә апа теккән курчаклардан җылылык бөркелә. Матурлыкны күрә белүчеләр курчакларга да җан өрәдер кебек. “Менә шундый курчак кирәк иде!” дигән теләкне ишеткәч, курчак остасына клиентка ошардай материаллар, курчак чәче, башка төр чимал эзләп шәһәр буйлап шактый йөрергә туры килә. Таба алмаган материалларны Санкт-Петербург, Вологда шәһәрләреннән дә, интернет-кибетләр аша да кайтарта.
– Һәр курчакны үзенчәлекле итеп ясарга тырышам. Курчакларым бик күп җирләрдә үз өйләрен тапты. Мәскәүгә, хәтта Германия, Финляндия, Америкага да киттеләр. Сәламәтлегемне ныгыту өчен ел саен Төркиягә барырга тырышам. Анда да, бүләккә дип, курчаклар алып барам. Алга таба тагын да камилләшергә, осталыкны арттырырга исәбем, – ди райондашыбыз.
Гөлүсә апаның тагын бер яраткан шөгыле бар. Тукымалар кибетендә йөрергә ярата ул. Биредә ул, тукымаларның рәсемнәренә, бизәкләренә сокланып йөреп, дөньясын оныта. Мондый кибетләрдә яңа идеяләр, яңа образлар туа, ди Гөлүсә апа.
– Без, өч бертуган, тормышыбызны медицина белән бәйләдек. Әниебезнең курчаклар белән мәш килүен күреп: “Курчак уйнап туймадыңмыни әле, әни? Һич картая белмисең!” – дип шаяртабыз. Ул кибеттә дә: “Нинди курчак ясап була?” – дип уйланып йөри. Материалларның сыйфатлысына өстенлек бирә. “Сыйфатлы товардан тегелгән курчаклар матур, бай күренә. Курчакларны исем өчен генә ясыйсы килми”, – ди әниебез. Үз эшенә бар күңелен бирүен күреп, кайвакыт шул җансыз курчаклардан көнләшеп тә куябыз, – ди Гөлүсә апаның балалары.
– Мин биш онык әбисе дә бит әле! Кунакка килгәч, балалар курчаклардан күзләрен алмыйлар. Бөтен күңелеңне биреп эшләгән курчаклар кадерле шул, таушалдырасым килми. Уйный торган курчаклар түгел шул алар, бүлмәне бизиләр! Өй туена баручылар, хуҗаларны котлап, өй иясе (домовой) ясаталар, – ди Гөлүсә апа.
– Тормышымда күңелне калдырган вакыйгалар күп булды. Авыр вакытларда мин һәрвакыт курчаклар ясап юандым, алар сердәшләрем булды. Алга таба да яраткан эшем белән шөгыльләнер өчен Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен, дип телим. Күңел кушкан эш җанга рәхәтлек бирә бит ул.
Лилия Шәймиева.
Фото - Г.Мостафинаның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев