Күңеле 18дә аның
Варвара Сарсазова – Крәш. Шуран авылы кызы. Сигезенче сыйныфтан соң Ростов-на-Дону өлкәсенең Шахты шәһәренә чыгып китә ул. Анда озак еллар төзелештә эшли. Яшь кызның курыкмыйча төзелештә эшли башлавына күпләр шакката ул чакта.
– Без – кечкенәдән эшләп үскән буын. Алты балалы гаиләдә үстем. Бик күп яшьтәшләремнеке кебек үк, минем әткәй дә сугыштан кайтмады. Дөнья көтәргә бик иртә өйрәнелде. Хәзер 14 яшьлек баланы читкә, төзелешкә чыгарып җибәреп кара! Без хезмәт тәмен балачактан татый башлый идек,– дип искә ала Варвара апа.
Райондашыбыз өч дистә елга якын Мөслимнең “Сельхозтехника” оешмасында, данлыклы Зәки Исламов кул астында эшли. Шуның 13 елын пайкалаучы булып хезмәт куя. Машиналарның радиаторларын чистартудан гыйбарәт әлеге һөнәрне яратып башкара Варвара апа. Оешма ул елларда зур төзелешләр дә алып бара. Варвара Игнатьевнаның кулы тигән йорт-коттеджлар саны да бихисап җирлегебездә.
Варвара Сарсазованы өлкән буын оста төзүче буларак кына түгел, кул эшләре остасы буларак та белә. “Оста келәмче” диләр аны. Күз явын алырдай бизәкләр чигелгән келәмнәре фатирының идән-диварларын бизи.
– Бу келәмнәрне сүтәрдәй нәрсә бар – шуларны сүтеп эшләдем. Элек бәйләм, чигү җепләре бик дефицит иде. Кул эшләренә осталык әнкәй һәм әбекәйләрдән киләдер, мөгаен. Унлы кәтүк белән челтәрләр бәйләгәнем истә. Мәктәптә укыганда ук тегү- чигүнең нечкәлекләренә төшенеп үстек. Элек авыл өйләрендә челтәрләр юк иде. Авылдашлар безнең йортның тәрәзәләренә карап (ә анда – мин чиккән челтәрләр!), соклана иде, – ди райондашыбыз.
Тормыш иптәше белән ике бала үстерә Варвара. Сабыйларына, соңрак оныкларына күңел җылысын салып бәйләгән бияләй-оекбашларының саны юк.
– Варвара апага 82 яшьне биреп булмый. Һаман да яшь кызларга гына хас җитезлек бар үзендә. Гомер буе тормышны яратып, кул эшләнмәләре белән юанып яшәде ул. Мин Варвара апа белән очраклы рәвештә таныштым. Хәер керткәндә өйдәге зәвыклы бәйләм эшләрен күреп таң калдым. Келәмнәр, урын-җир япмаларының матурлыгын сүз белән генә аңлатып булмый. Иске гамаж-кофталарны сүтеп, шул җепләрдән бизәкләр чигү өчен күпме тырышлык кирәк! Төзелеш эшләреннән соң күңел яткан шөгыленә вакыт табып, кышкы озын төннәрдә тәмләп чигеп утыра иде ул, – ди Мөслимдә яшәүче Рәвилә Андреева.
Варвара апа керәшен кызы булуы белән горурланып, бүген дә динен саклап, керәшен халкының барлык йолаларын башкарып, ата-бабаларының традицияләрен саклап яши.
...Бүлмәдә тәрәзә янындагы почмакта кечкенә өстәл тора. Ул өстәлдә рәт-рәт булып “Азат хатын” журналлары тезелгән. Күңеленә хуш килгән чигү үрнәкләрен Варвара апа журналлардан ала икән. Бүген дә матур бизәкләр эзли ул. Авыр хезмәттә чыныккан райондашыбызның күңеле дә шул бизәкләр кебек матур, яшь әле.
Лилия Шәймиева.
Фото - В. Сарсазованың гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев