Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Күңел бизәкләре

Кул эшләрен яратучы гаилә

Михайловка авылында яшәүче Светлана Акимова кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата

Михайловка авылында   яшәүче Светлана Акимова кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата. Яшь чакта авылдан чыгып киткән кыз, гомер көзе якынлашканда әнисенә якынрак булырга теләп, каланы салага алыштырган. Кышкы озын кичләрдә әниле-кызлы, кулларына энә-җеп алып, күңел җылысын урын-җир өслекләренә төшерә.

– Әни янында без – һаман бала, дип белми әйтмәгәннәрдер. Бүген дә әнидән шүрләп, аның сүзен тыңлап яшәргә омтылабыз. Математик булгач, әнинең зиһене бүген дә сокланырлык. Күзләре дә күрсә, әни әллә нинди матур әйберләр тегәр иде! – ди Светлана Викторовна.

Мулине җепләре белән картиналар чигүче Светлана Викторовна озак еллар КамАЗ заводында эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, әнисе янына кайткан. Кул эшләренә осталык әнисе һәм әбисеннән күчкән. Алар да дөньяларын онытып чигә, бәйли торган булганнар.

– Без яшь чакта җеп, йон ише әйберләргә кытлык иде. Сугыш башланганда миңа 4 яшь булган. Юкны бар итеп яшәдек. Әнкәй мәрхүмә безне ничек тә саклап калырга тырышты. Үзе ашамаса да, безнең тамакны кайгыртыр иде. Әнидән күреп, бәйләргә, чигәргә, тегәргә өйрәндек. Балаларымның өс-башын яхшырту өчен бәйләм бәйли идем, – дип искә ала Светлананың әнисе Валентина Акимова.

Валентина Ивановна Михайловка мәктәбендә озак еллар математика, хезмәт дәресләрен укыткан. “Хатын-кыз энә тота белергә тиеш. Укучыларымның берсе дә тормышта югалмады,” – ди райондашыбыз. 

Валентина Ивановна сигез ел элек сукырая. Бер күзе белән яктылыкны азрак абайласа да, бер еллап инде тома сукыр булып яши. Күзләре күрмәсә дә, тукыма кисәкләреннән, корамалардан паласлар, юрганнар тегә. Валентина Ивановна элек күпләп казлар асраган. “Каз йоныннан ясалган мендәр-түшәкләр, юрганнар бүген дә безне җылыта”, – ди балалары.

– Әтиебез бик иртә китеп барды. Әти беренче пенсиясен алган көнне мәңгелекккә күзләрен йомды. Әни хәләле бакыйлыкка күчкән көнне бүген дә күз яшьләре белән искә ала. Сукыраюына глаукома йогынты ясады. Ни генә булса да, әнием исән, янымда. Аның күңел күзе һәрвакыт яктылыкка омтылып, матурлыкны күреп яши, – ди Светлана Акимова.

Светлана Викторовнаның тормыш иптәше дә кул эшләренә оста икән. Ул ротангтан кәрҗиннәр үрә. Бу эшне иң элек пластик шешәләрдән чимал ясап башлаган. Кәрҗиннәрне пластик тасмалардан да үреп караган. “Мондый кәрҗиннәрдә кайнатмалар саклау бик уңайлы”, – ди Светлана апа.

– Бүген яшьләр киемнең дә, ризыкның да кадерен белми. Безгә әниләр, кибеттән нинди кием таба алалар, шуны кидерәләр иде. Шуңа микән, мин бер нәрсәне дә ташламадым. Иске майка, күлмәк, футболкаларны почкаклап юрганнар тектем. Балаларымның тән җылысын саклаган киемнәрне чыгарып атарга кулым бармады. Булганына шөкер итеп яшәргә кирәк! Балаларыма гына түгел, оныкларыма, оныкчыкларыма да шушы кагыйдәне кечкенәдән өйрәтәм, – ди 87 яшьлек Валентина Акимова.

 

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев