Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Японнар сәнгатен үз итә

Эльвира Фәсхиева амигуруми техникасы белән курчаклар бәйли.

Михайловка китапханәсе мөдире Эльвира Фәсхиеваның амигуруми техникасы кулланып бәйләгән кечкенә куяннары, гномнары, курчаклары да бик матур. Карап торышка гына җиңел кебек, сабырлык һәм тырышлык таләп итә торган эш бу.

– Мәктәптән соң Әлмәт төзелеш техникумында белем алдым. Тик күңел кул эшләренә күбрәк тартылды. Ун ел элек амигуруми уенчыкларын бәйләп карау теләге туды. Беренче бәйләгән курчагым гном булды. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, шактый уңышлы килеп чыкты ул. Аннан соң бәйләгәннәре тагын да пөхтәрәк була башлады, – ди Эльвира.

Амигуруми түгәрәк буенча бәйләү дигәнне аңлата, ягъни һәр деталь аерым түгел, ә үзара бәйләнеп бара.

Чималны интернет-кибетләр аша кайтара, шәһәрләрдәге махсус кибетләрдән дә ала Эльвира. Курчакларга киемнәрне дә үзе тегә. Җылы свитер, затлы пальтолар, зәвыклы күлмәкләр кигән курчаклардан күзләр камаша. Булса да булыр икән осталык! Курчаклар өчен аяк киемнәрен Эльвира интернет-кибеттән ала. Киләчәктә аларын да үзе ясарга тели.

 Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2023 ел 22 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев