Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Һәр чәчәктә – йөрәк җылысы

Кышкы салкыннарда да аларның йорты җәйге бакчаны хәтерләтә. Бәйләнгән гөлчәчәкләргә, канәфер, лалә һәм башка бик күп чәчәкләргә җан өреп, беркайчан сулмый торган матурлык тудыра Зәнфирә апа.

Зәнфирә Шакирьянова Әмәкәй авылында гомер кичерә. Кечкенәдән бәйләм бәйләргә яратучы райондашыбызның эш алымнары да үзенчәлекле.

– Бишенче сыйныфтан бирле кулымнан энә төшкәне юк. Әбекәй бәйли белмәсә дә, бик шәп итеп йон җегерли иде. Ә әнкәй тегәргә дә, бәйләргә дә, чигәргә дә бик оста булды. Аның белән кич утырып кул эшләре белән шөгыльләнгән вакытлар күңелдә матур истәлек булып саклана. Безнең чор кешесе бәйләргә ярата иде бит ул.

Яратмаса да бәйләгәндер инде, бала-чаганы киендерергә кирәк бит, – ди Зәнфирә апа.

Зәнфирә апа – биш бала әнисе. Биш улына да киемнәрне үзе бәйли ул.

– Элек кибетләргә бәйләм җепләре бик сирәк кайта, анысын да таныш-белеш аша бик тиз алып бетерәләр иде. Күпчелек сарык йоныннан бәйләдек. Балаларга бәйләгән җылы ыштаннарның бер ягы – йон, икенче ягы оек булыр иде. Керешле әби оеклары чалбар өчен бик җайлы чимал иде. Балаларга гына түгел, оныкларга да бик күп бәйләм әзерләдем, – ди Зәнфирә апа.

Зәнфирә апа сигезенче дистәсен ваклап килә. Тормыш иптәше Анур абый да оста куллы. Агач остасы ул: урындык өстәле, киштәләрне дә, тавык-чебеш өчен улагын да ясый.

Фото – З. Шакирьянованың шәхси архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 февраль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев