Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Гореф-гадәтләрне саклап

2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан районыбызда төрле чаралар уза. Туган якны өйрәнү музеенда чигү күнекмәләре буенча мастер-класс үтте.

Чигү – иң борынгы һәм иң таралган хатын-кыз һөнәрләренең берсе. Районыбызда хәзерге вакытта да чигү белән шөгыльләнүче хатын-кызлар күп. Мастер-класс районда икенче тапкыр узды. Анда 30лап ханым катнашты. Чара башында кунаклар чигү элементлары ярдәмендә булдырылган кул эшләре күргәзмәсе белән танышты, фикер алышты. Хатын-кызлар беренче дәрестә үзләштергән күнекмәләрне кулланып башкарган кул эшләрен дә алып килгәннәр иде. Роза Низамова да кул эшләре белән таныштырды.
– Әби-бабайларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне дәвам итеп, чигү серләренә өйрәнәбез. Чиккән кулъяулыкларыбыз белән мактанышабыз, – ди Роза апа.
Гореф-гадәтләрне саклауда фермер Ирек Хәмәдишинның да хезмәте зур. “Мөслимебездә чигү осталыгын үстерергә дигән хыялым бар,” – ди ул. Мастер-класска ул югары уку йортында бергә белем алган дусты Альберт Шәйхлисламовны чакырган иде. 
Альберт әфәнде КФУның Алабуга филиалында һәм Алабуга сәнгать көллиятендә дизайн фәне буенча белем бирә. Мастер-класста ул чигү эшләре белән шөгыльләнү өчен материал сайлау, төс, орнаментларны куллану серләре белән бүлеште.
– Мөслимнең үз орнамент элементлары бар. Аларны киемнәрдә, мендәрләрдә, азык-төлек төргәкләрендә ешрак кулланырга кирәк. Һәр халыкның сәнгати гореф-гадәтләре булырга тиеш, – ди Альберт Шәйхлисламов.
Остаз укучысын да алып килгән иде. Ул хатын-кызларга чигү буенча мастер-класс күрсәтте.
Кул эшләре белән кызыксынучы балалар өчен дә мастер-класс оештырылды. Укучылар композиция төзелеше, төсләр торышы белән танышты. 
Мондый чаралар аша без тарихны да өйрәнәбез. Татар халкының милли киемнәре, көнкүреш әйберләре, кул эшләре турында олыларның һәм балаларның белемнәре дә тулыландырыла. Гореф-гадәтләрне саклауга яшь буын да үз өлешен кертсен иде.

Рәмилә Сәләмова

Рәмилә Сәләмова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев