Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Күңел бизәкләре

“Елмай, төшерәм!”

Аңлы гомерен шушы сүз белән бәйләгән, үзе дә һәрчак елмаеп йөрүче Альберт Ивановны районда белмәгән кеше бар микән? Елмаюының сере дә бар: Альберт абый фотога төшерү белән мавыга.

Аңлы гомерен шушы сүз белән бәйләгән, үзе дә һәрчак елмаеп йөрүче Альберт Ивановны районда белмәгән кеше бар микән? Елмаюының сере дә бар: Альберт абый фотога төшерү белән мавыга. 

60 ел элек мәктәп яшендә  башланган кечкенә мавыгу, зур хоббига әверелеп, тормышында гомере буе озата барыр дип уйладымы икән ул? 1961 елны, 8 сыйныфта укыганда, районда беренче тапкыр пионерлар йортында оештырылган фото түгәрәгенә языла. Шунда үзе кебек яңа белем, яңа шөгыль эзләп килгән дуслар таба. 1963 елда Мәскәүдә чыгучы “Юный техник” журналында читтән торып белем бирүче студия ачыла. Берничә юнәлеш арасында фото төшерергә өйрәтүче төркем дә җыела. 10 сыйныфта укучы Альберт берничә дусты белән бергәләп әлеге курсларга языла. Егетләр почта аша 12 тапкыр “өй эше” җибәреп, белгечләрнең кыйммәтле киңәшләрен ала. Курсларны уңышлы тәмамлаган Альберт Иванов һәм Энгель Гәрәевкә “Фотография буенча инструктор” таныклыгы җибәрәләр. Бу аларга пионерлар йортында эшләү хокукын бирә. Егетләрнең “түбәләре күккә тия”. Шушы вакыйгадан соң, кая барса да, Альберт абыйның кулыннан фотоаппарат төшми. Энгель Гәрәев исә “Авыл утлары” газетасында фотокорреспондент булып та эшли. 

Альберт абыйның бүгенге көндә ун фотоаппараттан торган кечкенә коллекциясе бар. Барысы да эш хәлендә, төзек. Һәммәсе белән үзе төшергән. Сатып алган иң беренче фотоаппараты Советлар Союзының атаклы “Смена”сы була. Йөртергә җиңел, куллануда талымсыз бу коралы белән “ипи-тозлык” акча эшләргә дә өйрәнә. 

– Советлар Союзында фотаппаратларның ассортименты бик бай иде. Эшләнеше ягыннан бер чит илдән дә калышмады, – ди ул. 

Тора-бара Альберт абый яңа фотоаппаратлар сатып ала, һәрберсен сынап карыйсы килә. Туйлар, солдатка озатулар, истәлекле вакыйгалар, төрле дәрәҗәдәге чараларның кабатланмас мизгелләрен озакка саклау өчен еш чакыралар аны. Сәяхәтләр вакытында да фотоаппаратын үзеннән калдырмый. Коллекциядә бер гасыр элек ясалганы да бар. 1930-1940 елларда Ленинградта җитештерелгән, пластинка белән эшли торган беренче совет фотоаппараты “Фотокор” аңа бүләк итеп бирелгән. Көзгедәге чагылыш белән төшерә торган “Зенит-ТТL”ны бик яратып, озак еллар куллана Альберт абый. Аның автомат рәвештә төшерү функциясе үзеңне фотога төшерергә, хәзергечә әйтсәк, селфи ясарга мөмкинлек бирә. АКШ һәм СССРның уртак предприятиесе булган “Светозар” предприятиесендә чыгарылган “Полароид” фотоаппараты белән эшләү дә кызыклы була. Берничә минуттан әзер фото чыгаручы бу аппаратның пленкасы элек тә очсыз түгел иде. 

– Бүгенге көндә бу пленка фотоаппарат бәясендә йөри, бик кыйммәт, – ди Альберт абый. Төрле проекцияләрдә эшләүче “Любитель”, “Москва-5” фотоаппаратлары турында да сәгатьләр буе сөйли ала ул. Коллекциядәге фотоаппаратлар арасында иң көчлесе – “Киев” маркалысы. Ул аны, яратып, “эш аты” дип атый. “ФЭД” аппаратының да бик кызыклы тарихы бар. 

– Бүгенге көн фотоаппаратлары белән көндәшлек итә алмасалар да, үз чоры өчен алар “шедевраль” аппаратлар иде, – ди оста үзенең коллекциясе турында. 

Альберт Викторович “Зоркий”, “Мир”, “Олимпус”, “Praktica” (“Практик”) маркалы аппаратлар белән дә эшләгән. Аларын якын дусларына, танышларына бүләк иткән.

Тар һәм киң пленкалар белән төшерә торган совет фотоаппаратлары тупланманың төп өлешен алып тора. Алар үзләре үк коллекция булырлык. Бик күп еллар элек эшкәртелгән пленкалардан бүген дә фотосурәт чыгарырга була. Ачылмаганнары да бар. Әмма аларның саклану вакыты чыккан икән инде. Пленка эшкәртү өчен кирәкле составны – проявитель, фиксажларны, аларның аерым өлешләрен Мөслимнең Кооператив урамында урнашкан “Культмаг”тан ала торган булганнар. Эремәләр ясау өчен төрле фәнни китаплар, фоторецептура белешмәлекләре укырга туры килгән Альберт абыйга. Кәгазьне күбрәк Казанның “Балалар дөньясы” универмагындагы “Фото товарлары” кибетеннән юллап алган. 

Фото төшерү өчен хәзер мөмкинлекләр чиксез, сыйфат та искиткеч, аппаратларның да ниндиләре генә юк. Цифрлы технологияләр кулланабыз. Әмма күбебез әле һаман да элекке сүрәтләрнең  фотоларның сыйфатына шакката. 50 ел элек төшерелгән фотолар бернәрсә эшләмәгән. Калын-калын фотоальбомнардагы һәр сурәт турында озаклап сөйли ала Альберт абый.

– Сыйфат чыннан да зур роль уйный. Химикатларны дөрес сайлап, тиешле пропорцияләрдә белеп куллану кирәк иде, – ди ул, фото ясау серләре белән бүлешеп. 

Альберт Иванов төшергән фотоларның күбесе авыллар тарихына багышланган, истәлекләр тупланган китапларда урын алган, кайберләре музей архивында саклана, “Авыл утлары” газетасының “Үткәннән бер мизгел” сәхифәсендә дөнья күрә. 

Ничәмә-ничә еллар үтсә дә саргаймаган фотосурәтләрдә кешеләрнең йөз чалымнары, тормышның кире кайтарып булмас мизгелләре саклана. Аларны бүгенге көнгә китереп җиткерә алган, һәр кадрны йөрәге аша үткәреп, чын күңелдән үз эшен яратып башкарган фотограф хезмәтенә тагын бер кат хөрмәт һәм соклану хисләре кичерәсең. Районыбыз тарихын фотоларда теркәп калдырган Равил Шакиров, Рим Шәяхмәтов, әтиле-уллы Хасбулатовларны, Әгәне җылы хисләр белән искә ала Альберт абый.

Бүген Альберт абый кесә телефонына төшерә, үзендә яхшы сыйфатлы цифрлы фотоаппарат булдыру турында хыяллана. Дөньяны объектив аша күреп өйрәнгән кеше анысын да булдырыр. “Елмай, төшерәм!” дип озак еллар әйтергә язсын әле Альберт абыйга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев