Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

“Елмай, төшерәм!”

Аңлы гомерен шушы сүз белән бәйләгән, үзе дә һәрчак елмаеп йөрүче Альберт Ивановны районда белмәгән кеше бар микән? Елмаюының сере дә бар: Альберт абый фотога төшерү белән мавыга.

60 ел элек мәктәп яшендә  башланган кечкенә мавыгу, зур хоббига әверелеп, тормышында гомере буе озата барыр дип уйладымы икән ул? 1961 елны, 8 сыйныфта укыганда, районда беренче тапкыр пионерлар йортында оештырылган фото түгәрәгенә языла. Шунда үзе кебек яңа белем, яңа шөгыль эзләп килгән дуслар таба. 1963 елда Мәскәүдә чыгучы “Юный техник” журналында читтән торып белем бирүче студия ачыла. Берничә юнәлеш арасында фото төшерергә өйрәтүче төркем дә җыела. 10 сыйныфта укучы Альберт берничә дусты белән бергәләп әлеге курсларга языла. Егетләр почта аша 12 тапкыр “өй эше” җибәреп, белгечләрнең кыйммәтле киңәшләрен ала. Курсларны уңышлы тәмамлаган Альберт Иванов һәм Энгель Гәрәевкә “Фотография буенча инструктор” таныклыгы җибәрәләр. Бу аларга пионерлар йортында эшләү хокукын бирә. Егетләрнең “түбәләре күккә тия”. Шушы вакыйгадан соң, кая барса да, Альберт абыйның кулыннан фотоаппарат төшми. Энгель Гәрәев исә “Авыл утлары” газетасында фотокорреспондент булып та эшли. 
Альберт абыйның бүгенге көндә ун фотоаппараттан торган кечкенә коллекциясе бар. Барысы да эш хәлендә, төзек. Һәммәсе белән үзе төшергән. Сатып алган иң беренче фотоаппараты Советлар Союзының атаклы “Смена”сы була. Йөртергә җиңел, куллануда талымсыз бу коралы белән “ипи-тозлык” акча эшләргә дә өйрәнә.

– Советлар Союзында фотаппаратларның ассортименты бик бай иде. Эшләнеше ягыннан бер чит илдән дә калышмады, – ди ул.

Тора-бара Альберт абый яңа фотоаппаратлар сатып ала, һәрберсен сынап карыйсы килә. Туйлар, солдатка озатулар, истәлекле вакыйгалар, төрле дәрәҗәдәге чараларның кабатланмас мизгелләрен озакка саклау өчен еш чакыралар аны. Сәяхәтләр вакытында да фотоаппаратын үзеннән калдырмый. Коллекциядә бер гасыр элек ясалганы да бар. 1930-1940 елларда Ленинградта җитештерелгән, пластинка белән эшли торган беренче совет фотоаппараты “Фотокор” аңа бүләк итеп бирелгән. Көзгедәге чагылыш белән төшерә торган “Зенит-ТТL”ны бик яратып, озак еллар куллана Альберт абый. Аның автомат рәвештә төшерү функциясе үзеңне фотога төшерергә, хәзергечә әйтсәк, селфи ясарга мөмкинлек бирә. АКШ һәм СССРның уртак предприятиесе булган “Светозар” предприятиесендә чыгарылган “Полароид” фотоаппараты белән эшләү дә кызыклы була. Берничә минуттан әзер фото чыгаручы бу аппаратның пленкасы элек тә очсыз түгел иде.

– Бүгенге көндә бу пленка фотоаппарат бәясендә йөри, бик кыйммәт, – ди Альберт абый. Төрле проекцияләрдә эшләүче “Любитель”, “Москва-5” фотоаппаратлары турында да сәгатьләр буе сөйли ала ул. Коллекциядәге фотоаппаратлар арасында иң көчлесе – “Киев” маркалысы. Ул аны, яратып, “эш аты” дип атый. “ФЭД” аппаратының да бик кызыклы тарихы бар.

– Бүгенге көн фотоаппаратлары белән көндәшлек итә алмасалар да, үз чоры өчен алар “шедевраль” аппаратлар иде, – ди оста үзенең коллекциясе турында.

Альберт Викторович “Зоркий”, “Мир”, “Олимпус”, “Praktica” (“Практик”) маркалы аппаратлар белән дә эшләгән. Аларын якын дусларына, танышларына бүләк иткән.

Гөлназ Җәлилова фотолары.

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев