Булганнан бар да була
Мөслим уңган-булган кешеләре белән дан тота. Рәсимә Хәлимова – шундый оста куллы райондашларыбызның берсе.
Мөслим уңган-булган кешеләре белән дан тота. Рәсимә Хәлимова – шундый оста куллы райондашларыбызның берсе. Гади генә кәгазь битеннән дә матурлык тудырырга сәләтле ул. Рәсимә ханымның А-4 форматындагы кәгазьләрдән ясаган кәрзиннәреннән гөлләр тама шикелле.
– Матурлыкка күзе төшмәгән, гүзәллеккә гашыйк булмаган хатын-кыз юктыр ул. Матурлык күзләрне иркәли дип, белми әйтмәгәннәр. Кәрзиннәр үрүгә очраклы рәвештә тотындым. Элек авыл хатыннары, кибеткә барганда да, урманга йөргәндә дә, кәрзиннәрен үзләреннән калдырмаган. Басуда эшләүче тормыш иптәшенә төшке аш илткәндә дә, хатын-кызлар сый-нигъмәтен кәрзингә тутырып алып төшкән. Ә мин кәрзиннәрне матурлык өчен ясыйм, алар җиңел. Башта кәгазьне көпшә формасында бөтерәм, аннары махсус технология буенча үрәм. Әзер кәрзинне күңелем теләгән төсләргә буйыйм, – ди Рәсимә апа.
Рәсимә апа тумышы белән – Сарман районыннан. Гаиләсе белән Мөслимгә күчеп килгән елны ул Мөслим урта мәктәбенә укырга керә.
– Мәктәптә хезмәт дәресләрен бик ярата идем. Аш-су, тегү, чигү серләренә өйрәткән укытучымның хезмәте бәһасез булган. Әбием дә, әнием дә аш-су һәм кул эшләре осталары иде. Чисталык-пөхтәлектә авылда әнигә тиңнәр булды микән?! Әнкәйнең: “Шуны онытма: эшләгәнең кеше өчен булса да, өйрәнүең – үзең өчен”, – дип кат-кат әйткәне бүген дә истә, – ди Рәсимә апа, елмаеп.
Элек, мәктәпне тәмамлагач, колхозда калдырып эшләтү бар иде. Рәсимә, бер ел колхозда терлекләр карагач, укуын Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итә. Агроном-оештыручы һөнәрен үзләштерә.
– 1 ел колхозда калып эшләвем укуымны шушы юнәлештә дәвам итәргә сәбәп булса да, күңел яткан һөнәр булмады ул. Матурлыкка гашыйк кеше буларак, мин үземне чәчәкләр арасында эшләрмен дип күз алдына китерә идем. Мәктәп ашханәсендә эшләгәндә дә, ризыкны тәмле итеп әзерләргә генә түгел, табынга да матур итеп чыгарырга тырыша идем. Чәчәкләр кибетендә гөлләмәләр ясаганда да һәрберсенә күңел җылысын кушып эшләдем. Матурлык бүләк итү, кешеләрне бәхетле итү – минем яшәү девизым, – ди Рәсимә апа.
Рәсимә апа кәрзиннәр үрергә интернеттан өйрәнә. Бу юнәлештә төрле мастер-класслар сатып ала, онлайн-дәресләрдә, укуларда күнекмәләрен ныгыта.
– Әниләр кулы тигән һәрнәрсә елмая, диләр, чыннан да шулай. Йортыбызда ашамлык салу өчен экологик чиста савытлар аз түгел. Әни аларны бүләккә дә бирә, сорап килүчеләргә үзләре теләгән формада ясый. Кәрзиннәрне бизәү өчен үзе дә кәгазьдән чәчәк-яфраклар ясый, интернет-кибетләрдән дә кайтара. Һәр композиция кабатланмас формада килеп чыга, – ди Рәсимә апаның кызы Рәсилә.
Рәсимә апа табын әзер-ләү, сервировка белән дә шөгыльләнә. Бүген күпләр ризык әзерләүне, бәйрәм-мәҗлесләргә табын әзерләүне кейтеринг осталарына йөкли. Рәсимә апа табын бизәү буенча да белемен арттыра, укый. “Клиентларым зәвыклы, кабатланмаган, шул ук вакытта тәмле, экзотик ризыклар сорый”, – ди ул.
Райондашыбызга кул эшләренә осталык, аш-су әзерләү сәләте әти-әнисеннән, әби-бабасыннан күчкән. Танылган балта остасы булган әтисе йортын да үзе салган, җиһазларны да үзе ясаган! Бәйләү, чигү, тегү буенча Рәсимә апага тиңнәр юк. Булганнан бар да була, дип Рәсимә апа кебекләр турында әйтәләрдер ул.
Фото – Рәсимә Хәлимованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев