Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Балчык остасы

Альфира Батталованы мөслимлеләр оста чәчтараш буларак белән. Райондашыбызның аш-су остасы булуы да, кул эшләренә хирыслыгы да күпләр күзеннән читтә кала

Альфира Батталованы мөслимлеләр оста чәчтараш буларак белән. Райондашыбызның аш-су остасы булуы да, кул эшләренә хирыслыгы да күпләр күзеннән читтә кала. Чөнки ул эшләгән эше белән мактанып йөрүчеләр рәтендә түгел. Тыйнак эшләре аның ишегалдын бизәп утыра. Балчыктан әвәләп ясалган төрле фигураларда бихисап чәчәк гөлләмәләре урын алган.

– Гади булмаган чүлмәк ясау сәнгатен мин үзлегемнән үзләштердем. Чүлмәкләрнең төп чималын чиләкләр тәшкил итә. Чиләкләрнең төбен алам да, цемент һәм балчык катнашмасына чүпрәкләр батырып алам. Үзем теләгән формады чүпрәк кисәкләре белән чиләкләрне бизим. Катлы-катлы форма рәвешендә ясала инде ул. Бер караганда кечкенә агач төпләренә охшаганнар алар. Катнашма чиләккә сеңеп кибеп беткәч, чүлмәкләрне буяу эше башкарыла. Һәрберсенә күңел җылымны салып, яратып эшлим, – ди Альфира.

Бу төр кул эшен камилләштерү өчен райондашыбыз “Тылсымлы балчык” исемле махсус тапшырулар карый, социаль челтәр ярдәмендә төрле кул осталары белән эшләү алымнарын яңарта.

– Кул эше белән шөгыльләнмәгән хатын-кыз бик сирәктер ул. Кемдер бәйли, кемдер тегә. Балчык белән эшләү исә күңелгә генә түгел, кулларга да бер ләззәт бирә. Эшләремне үзебез яшәгән йорт ихатасын бизәр өчен, матурлык тудыру, уңайлы мохит булдыру максатыннан башкарам. Улым Самир да, кайчак мин эшләгәнгә кызыгып, “чүлмәк ясыйм әле мин дә!” дип тотына. Тик бу эш сабырлык сорый шул! һәр кечкенә бүкән-чүлмәкнең үз сыры, үз бизәге бар. Тәмләп эшли торган эш ул, – ди Альфира.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 26 июль санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев