Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Күңел бизәкләре

Җаны гына юк

Мөслимдә яшәүче Ләйсән Яхина мамыктан курчак формасындагы чыршы уенчыклары ясый

Яңа ел бәйрәме якынлашкан көннәрдә Мөслим лицее ишек төбендә гадәти булмаганча бизәлгән чыршы күзгә ташланды. Ялтыравыклы шарлар урынына аңа уч төбе зурлыгындагы курчаклар эленгән иде. Иң кызыгы: аларның һәрберсе уникаль, бер-берсен кабатламый. Эчендә җаны гына юк. Якынрак килеп, кул белән тотып карыйсы килә үзләрен. Бертөркем балалар бөтерелә янында. Бу курчакларны мәктәптә технология укытучысы булып эшләүче Ләйсән Яхина ясаган булып чыкты.

Бала вакытта уйнап үскән уенчыкларны хәтерләткәнгәме, мин аларга ретро курчаклар дип исем бирдем. Ярты гасыр элек бик күпләрнең чыршы төбендә мамыктан катырып эшләнгән Кыш бабай белән Кар кызы торгандыр. Аларны хәзер музейларда гына күреп була инде. Ләйсән ясаган курчаклар да шул техника белән эшләнгән. Аларның саны биш дистәгә якынлашкан. Алар арасында 1960-1970 еллар авыл балалары образы өстенлек итә. Киемнәре дә бик гади, авылча, зур осталык белән сайланган төсләре белән игътибарны җәлеп итә. Шул ук вакытта киемнәрендә детальләрнең күп булуы күзгә ташлана. Аларның һәрберсе ни беләндер мәшгуль. Берсе кулында кызылтүш ашата, икенчесе чаңгыга баскан. Хәрби киемле кызлар-малайлар, ипи-тоз белән кунак каршыларга әзерләнгән, чиләкләр тотып су алырга килгән милли киемле балалар да бар араларында. Барысы да кышкы киемнән.

Курчакларны ясар өчен, Ләйсән башта металл чыбыктан каркас ясый, аны юка гына итеп мамык белән урап, һәр катламны клейстер белән ябыштыра. Уенчыкның йөзен махсус кибетләрдән алынган балчыкны калыпларга салып эшли, әвәләп, аларны үзенә кирәкле формага китереп бетерә. Кипкәч, акрил буяулар белән буйый.

– Мондый курчакларны ясый башлавыма бер ел булды. Бәрәңге крахмалыннан үзем ясаган җилем белән әкрен генә әвәли башлагач, кулда өр-яңа кабатланмас уенчык барлыкка килә. Миңа иң ошаган процесс – шушы. Икенче көнне эштән шуны буярга дип ашкынып кайтам. Осталык ясаган саен арта, куллар әкренләп вак детальләрен ясарга да ияләште. Хәзер инде курчакны бер сәгать эчендә дә ясап була. Һәрберсе яңа туган балага тиң, – ди Ләйсән Равил кызы.

Нәни чагында бик күп кызлар курчаклы уйнарга ярата һәм аларның иң яраткан курчагы була. Әмма Ләйсән: “Мин бәләкәйдән бөтен булган курчакларымны яраттым. Элек чүпрәктән дә ясый идем. Тегәргә өйрәнгәч, 11 сыйныфта укыганда да “курчаклы” уйнадым әле. Ни өчендер, мин аларның барысын да авылча киендерә идем: яулык, алъяпкыч һәрберсенең аерылгысыз киеме булды”, – дип көлә, бу шөгыленең барлыкка килү тарихы белән кызыксынуыма җавап итеп.

Мөслимдә башлангыч алган “Каз өмәсе” фестивалендә ел саен яңа төр кул эшләре белән катнаша, аңа алдан әзерләнә Ләйсән. Быел да махсус шунда катнашу өчен дип ясаган курчаклары бар. Укучылар да күрсен дип, Яңа ел бәйрәме алдыннан әлеге курчаклар белән мәктәп чыршысын бизәү тәкъдимен директоры Чулпан Әхмәтшина да хуплап алган. Шул көннән мондый уенчыклар белән кызыксынучылар арткан, балалар да, өлкәннәр дә осталык дәресләре үткәрүне сорап килә башлаган. “Балалар әвәләгәч, бозылыр дип курыкмыйсыңмы?” – дигән соравыма Ләйсән көлеп кенә куйды. Бу курчаклар бик җиңел, зурлыклары кулда тотып уйнарга, чыршы ботагына элеп куярга уңайлы. Кулдан төшеп китсә дә, балчык я гипстан эшләнгәннәре кебек берәр җире кителеп төшәр, ватылыр дип куркасы юк. Пычранса, су белән юып алырга була. Экологик яктан да чиста материаллар белән эшләнгәч, кечкенә балаларга уйнарга бирергә дә куркыныч түгел.

Мамык уенчыклар бүгенге көндә бик популяр, чөнки алар күпләргә совет чорындагы балачагын хәтерләтә. Кайбер осталар аларны махсус шул заман уенчыкларына охшатып ясый. Ләйсәннең исә мондый курчаклары үзеннән-үзе туа икән.

Халыкның ретро стиленә тартылуы бүгенге купшылыктан аруыннан, балаларга аңлаешсыз, өлкәннәрдә ямьсез хисләр уята торган уенчыкларның күп булуыннанмы икән әллә? Уенчыклар бит, өйгә кайткач, баланыкы гына булып калмыйча, барлык гаилә әгъзаларының да күзләрен иркәли торган интерьер элементына әверелә. Ләйсән иҗат иткән курчаклар балачак хатирәләре төсле эчкерсез. Матур уйлар белән тудырылган һәр образдан яктылык, җылылык, самимилек бөркелә, алар уңай хисләр генә тудыра. Нәниләргә бүген нәкъ менә шундый уенчыклар җитми кебек.

Гөлназ Җәлилова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев