Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каникуллар

Интеллектуаль-күңел ачу викторинасында катнаштылар

Мөслим лицее укучылары каникул көннәрендә вакытларын файдалы һәм күңелле уздыралар.

Мөслим лицееның 6б сыйныф укучылары "Мизгел" яшьләр үзәгендә «Мин татарча сөйләшәм» интеллектуаль-күңел ачу викторинасында катнаштылар. Чараның максаты - татар телен популярлаштыру һәм яшьләрне милли мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү. Командалар туган телне белүдә генә түгел, татар музыкасын һәм халкыбызның мәдәниятен белүдә дә көч сынаштылар. Катнашучылар  Мөслим авылы кинотеатрына бушлай керү өчен сертификат алдылар, - дип язалар Мөслим лицееннан.

Фото - Мөслим лицееннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев