Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

Зур бәйрәм чарасы узды

Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышланган зур бәйрәм чарасы узды. Чын талантлар парадына әверелгән чарада район мәктәпләрендә белем алучы укучылар шагыйрьнең әсәрләрен, әйтерсең, безнең көннәргә дәште

"Театральләштерелгән спектакльләр үзгә бер җылылык белән мәктәп диварларына күчте. Тукай әкиятләре геройлары мәктәп коридорларында ук җанланып киткән кебек тоелды. Укучылар һәм укытучыларның уртак көче белән әзерләнгән күргәзмә чын ачыш булды", - диде район башлыгы Альберт Хуҗин. 

Район активы, мәктәпләрнең татар теле мөгаллимнәре, укытучылар һәм укучылар һәр  әзерләнгән номерны таң калып тамаша кылды.

Гөлназ Җәлилова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев