Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Хезмәтебез бәхетсезлек китермәсен

Хезмәтне саклау мәсьәләсе һәркайсыбызга да кагыла, чөнки көнебезнең күп өлеше хезмәт урынында үтә. Хезмәтне саклау – эш барышында хезмәткәрләрнең сәламәтлеген, гомерен һәм эшкә сәләтлелеген саклау системасы ул.

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне эш урыннарында бәхетсезлек очракларына, һөнәри авыруларга, хезмәт иминлегенә, эш процессында зыян күрүгә бәйле проблемаларга җәмәгатьчелекнең һәм хөкүмәтнең игътибарын юнәлтү максатында билгеләп үтелә. 

Ул ел саен аерым бер тема астында уза. Быел Бөтендөнья хезмәтне саклау көненең темасы – климат үзгәрүнең хезмәт иминлегенә һәм гигиенасына йогынтысы. 

Климат шартлары үзгәрү хезмәткәрләрнең иминлегенә һәм сәламәтлегенә сизелерлек йогынты ясый, диләр. Һава пычрану, кояш радиациясе, ультрашәмәхә нурланыш, аномаль эсселек, су басу һәм башка факторлар һөнәри куркынычны арттыра, кискен респиратор һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары саны артуга, азык һәм су белән йогучы авырулар таралуга китерә, ди белгечләр. Соңгы елларда нәкъ менә хезмәт яшендәге гражданнарның кинәт вафат булу очраклары арту күзәтелә.

– 2023-2024 елларда районда хезмәт урынында тән җәрәхәтләре алучылар һәм вафат булучылар теркәлмәде, – ди район хастаханәсенең баш шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина. – Хезмәт гигиенасына килгәндә, соңгы елларда әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирелүе юкка түгел: урта буын һәм яшьләр арасында йөрәк өянәгеннән вафат булучылар күп. Моның сәбәпләре күптөрле. 

Фәридә Гайнетдинова

Фото – «Татар-информ»нан

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 26 апрель санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев