Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Хәтерне исәннәр саклый (фоторепортаж)

15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел булды.

“Сугышчан һәм хезмәт даны” мемориаль комплексында бу көнне, традиция буларак, тантаналы чара үтте. Анда район җитәкчелеге, яшь гвардиячеләр, Алдынгылар хәрәкәте активистлары, локаль сугыш ветераннары катнашты.

– Бу – хәрби бурычларын Ватаннан читтә үтәгән ир-егетләрне искә алу көне. Без локаль сугышларда катнашучыларны онытырга тиеш түгел. Кайнар нокталар аша үткән әфганчылар батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтте, – диде Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Ленар Һадиуллин. 

Исән кайткан әфганчылар арабызда яши: матур хезмәт куеп, балалар үстерәләр. Әфган сугышын бүген дә төшләрендә күреп уянучылар бар. Сынауларны бергә үткән хезмәттәшләре белән элемтәне өзми егетләр. Әфган сугышы ветераны Рамил Ризванов шул хакта сөйләгәндә, чарада катнашучыларның күзләре яшьләнде. Сугыш кырында башын салган райондашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Солдат сугышны сайламый, Ватан алдындагы бурычын үти. 9 ел 51 көн буе барган Әфган сугышында Татарстан 257 егетен югалтты. Аяусыз сугыш районыбызны да читләтеп үтмәде. Мөслим егетләренең алтысы Әфган тауларында башларын салды.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 февраль саныннан укыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев